tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ай белән кояш” нәсел шәҗәрәсен төзүне хәстәрли

“Ай белән кояш” нәсел шәҗәрәсен төзүне хәстәрли

20 нче февраль көнне “Ай белән кояш” гаилә үзәге инициативасы белән Татарстан Дәүләт Архивында казанлылар өчен нәсел шәҗәрәсен төзү буенча экскурсия, лекция һәм мастер-класс үткәрелде. “Ай белән кояш” үзәге җитәкчесе Айгөл Нурисламова “Дөнья” студиясенә кунакка килеп, шушы башлангыч турында сөйләде.

Халык арасында үзенең нәсел җебе, ата-бабалары турында белергә теләүчеләр саны арткан, 2017 нче елда гына да, мәгълүмат алу максатыннан, архивка ике меңнән артык сорау килгән.

Дәүләт Архивы хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, нәсел агачын төзергә теләүчеләр ел саен арта бара. Ләкин архивтан мәгълүматлар эзли башлаганчы, ата-бабаларыбыз турында азмы-күпме белергә, архив документлары белән эш итү күнекмәләре булдырырга кирәк. Моның өчен архивта эшләүчеләр казанлыларга экскурсия тәкъдим иттеләр, эзләнү эшен нидән башларга кирәклекне инструкция рәвешендә аңлаттылар.

Дәүләт Архивының уку залына керер өчен, иң башта, архивта теркәлеп, укучы билеты ясатырга кирәк. Бу билетны архивка килгән һәркем дә алырга мөмкин. Моның өчен директор исеменә гариза һәм фотосурәт кирәк. Әлегә бу эшне онлайн рәвештә башкарып булмый. “Архивта эшләүчеләр сезгә нинди документлар соратырга икәнлекне әйтерләр, бу эш кәгазьләре ике көннән соң укучыга биреләчәк, – дип сөйләде “Гасырлар кайтавазы” журналының баш мөхәррире Гөлназ Латыпова.

Эш кәгазе дип, мәсәлән, аерым бер чорның метрик кенәгәсе аталырга мөмкин. Аннан кулланучы әби-бабасының туу вакытын таба ала. Гөлназ Латыпова искәртеп үткәнчә, уку залындагы барлык компьютерлар да Ельцин китапханәсенә тоташкан, бу, әлбәттә, эзләнү зонасын киңәйтә.

Шунысын да истә тотарга кирәк: 1917 нче елгы мәгълүматлар алу өчен, архивка мөрәҗәгать итү мәгънәсез. Алар ЗАГС органнарында саклана. Архивта 1724 нче елдан башлап, Казан губернасының метрик кенәгәләре һәм җан исәп йомгаклары (ревизская сказка)  саклана. Мөселман диненә бәйле эш кәгазьләре 1865 нче елдан башлана. Дәүләт Архивының генеалогик сорауларны гамәлгә ашыру буенча бүлек җитәкчесе Райлә Гатауллина сүзләренә караганда, атнага теге яки бу мәгълүматны соратып 40 тан алып 130 га хәтле мөрәҗәгать килә. “Узган елда без бу мәрәҗәгатьләрнең 40 %ын канәгатьләндердек. Интернет челтәре аша безгә бөтен дөньядан татарлар мөрәҗәгать итә, мөрәҗәгатьләр төрле илләрдән төрле телләрдә кабул ителә. Мондый очракта без бер генә сәбәп аркасында мөрәҗәгатьне канәгатьләндерә алмыйбыз, ул да булса документ архивта бөтенләй булмаса. Шулай да әлеге документны кайдан табырга мөмкин, эзләүчегә контактларны бирәбез”, – дип сөйләде Раилә Гатауллина.

25 кешегә исәпләнгән уку залында экскурсия вакытында өч кеше эшләде. Кунаклар “Документларны фотога төшерү түләүле”, – дигән белдерүгә дә игътибар иттеләр (1930 нчы елга кадәрге документ – 35 сум). Белешмәләрне бүлек шулай ук аерым түләү кагазе белән бирә.

Дәүләт Архивының фәнни эзләнү эшләре буенча директор урынбасары Илдар Шәфыйков нәсел агачын ничек төзергә кирәклеген яхшылап аңлатты. “Иң беренче барлык туганнарны сораштыру кирәк, – диде ул. – Икенчедән, өй архивын системалаштырыгыз”. Өй архивы дигәндә ул, фотосурәтләр, рәсемнәр, язулар, көндәлекләр, шулай ук хисап документларын күздә тотуын әйтте. Туганлык җепләрен эзләү эше нәкъ шулардан башлана.

Шунысы куанычлы, Дәүләт Архивына үз нәселенең тарихын белергә теләгән һәркем мөрәҗәгать итә ала. Бөтен җир шарына сибелеп яшәгән татар халкы өчен ул һәрвакыт ачык.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*