tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азан яңгыравың ишетеп яшәргә язсын
Азан яңгыравың ишетеп яшәргә язсын

Азан яңгыравың ишетеп яшәргә язсын

Cумкино поселогы мәчетенең  20 еллыгы белән  авыл халкын шәһәр Дума депутаты Андрей Болдырев, дин вәкилләре Илфат хаҗи Абдуллин, Уразмөхәммәт хаҗи Бариев, иҗтимагый оешма ТРОО “Мирас” рәисе Луиза  Шәмсетдинова, “Дуслар” яшьләр оешмасыннан Ринал Абдурахманов, 000 “Судоремонт Сумкино ” оешмасыннан килгән кунаклар котладылар. Хәзерге директоры Ришат Хәмидуллин мәчеткә йөрүче әби-бабайлар арасында бу оешмада эшләп лаеклы ялга чыгучыларны, тыл һәм хезмәт ветераннарын котлады, изге эшләр башкаручыларга уңышлар, сәламәтлек теләде,

85 яшен каршы алган Батхулла хәзрәт Камалетдинов бу мәчетнең имамы вазифасын 1997 нче елдан җитәкли.  Хәзрәт җитәкчелегендә  иске йорт урнында  мәчет төзү эшләрендә бөтен авыл халкы тырышып эшкә тотынган. Ирләр, хатын-кызлар ял көннәрендә дә  мәчет төзү эшен туктатмыйлар. Хатын-кызлар стеналарны штукатурлыйлар, буяу, бизәү эшләрен  башкаралар. Фатыйма Сәфәралеева, Мөкәррәмә Баймөхәмбетова ул елларны  ярдәм итүчеләрне җылы сүзләр белән искә алдылар, теләкләрен юлладылар. Август аеннан мәчет имамы итеп билгеләнгән Маннур Суючбакиев бәйрәм намазын укып алганнан соң, традицияләрен саклап калган авыл халкы турында җылы сүзләрен җиткерде.

Ул:” Мәчет уммасы Төмән өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте канаты астында эшли. Дин юлында булган якташларыбызның ярдәмен күңелем белән тоеп  хезмәт итәм. Юбилей көннәрендә  шатлыклы хисләрем белән уртаклашам. Мәчеткә өлкәннәр белән бергә урта яшьтәгеләр дә, яшьләр дә килгәннәр. Җомга намазларын калдырмыйча йөрүчеләргә Аллам сәламәтлек, уңышлар бирсен. Аларны үрнәк итеп сөйлим. Киләчәктә мәчеткә йөрүче яшьләребезнең саны артыр. Сумкино мәчетендә дини бәйрәмнәргә шәһәрдән дә киләләр, туган нигезләренә яшьләр кайта. Алар да Аллаһы йортын читләтеп узмасыннар иде, мәчетебез буш булмас дип ышанам. Монда ихлас күңелле, дингә ышанган әби – бабайларыбыз яши. Нур таратып торган мәчетебездән азан яңгыравын ишетеп яшәргә язсын,” -диде.

Мәчетнең 20 еллыгына багышланган  бәйрәм намазыннан соң Коръән ашы үткрелде. Бәйрәмчә әзерләнгән табын артына  юбилей тантанасына килгән  кунакларны чакырдылар. Тыл һәм хезмәт ветераннары белән дога кылучылар арасында яшьләр дә, балалар да бар иде. Илгә, дөньяга тынычлык теләде юбилей тантанасына килүчеләр.

Римма Умитбаева, Тубыл

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*