tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда Татарстан республикасы көннәре үтә
Башкортстанда Татарстан республикасы көннәре үтә

Башкортстанда Татарстан республикасы көннәре үтә

Башкалабызның 115 нче балалар бакчасында “Ак калфакның” урындагы оешмасы халкыбызның күп гореф -гадәтләрен чагылдырган “Аулак өй” уенында катнашты. Балаларның саф татар телендә жырлавы, Габдулла  Тукай, Муса Жәлил әсәрләренә театрлаштырылган тамаша куюлары кунакларны шаккаттырды.

Сәлимә Гамир кызы Җиһангирова житәкчелегендәге “Ләйсән” ансамбле яңа өйрәнгән жырларын тәкъдим итте. Балаларның “Туган тел” жырын өлкән буын кешеләре белән рәткә басып жырлавы дулкынландырмый калмады.

Әлеге чараны оештыручыларның эшчәнлегенә Башкортостан Татар Конгрессы, шулай ук “Сәхипжамал” оешмасын вәкилләре, район китапханә житәкчеләре жылы сүзләр әйтеп үтте.

Бакча житәкчесе Людмила Вирфель житәкчелегендә тәрбиячеләр уннан артык жиһазлау әйберләрен үз куллары белән эшлэгәннәр. Музыка бүлмәсе нәкъ авыл өенә әйләнгән. “4-5 яшьлек балалар өчен әкият иле дә, телне өйрәнү дә, тәрбия чарасы да була безнең бердәм эшләү”, – дип йомгаклады чараны “Ак калфак” житәкчесе Рамилә Әхтәмова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*