tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы тәкъдим ителә
Башкортстанда Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы тәкъдим ителә

Башкортстанда Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы тәкъдим ителә

Бүген Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Россия төбәкләре буенча эш сәфәрләрен дәвам итеп, Башкортстанның Уфа шәһәренә килде. Бу – Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы тәкъдим ителә торган өченче төбәк.

Исегезгә төшерәбез, документ башта Татарстан районнарында презентацияләнде. Хәзер инде фикер алышулар республикадан читтә яшәүче милләттәшләребез катнашында федераль округлар буенча бара. Татарлар белән очрашулар инде Екатеринбург һәм Ростов-Донда узды. Милләттәшләребез күпләп яшәгән Башкортстанга да чират җитте. Биредәге татар иҗтимагый оешмалары активы бүген “Нур” театрында җыелачак. Стратегия эскизы буенча фикер алышудан тыш, монда шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының 2018 елгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясау, быелгы планнарны барлау һәм бурычларны билгеләү көтелә. Аннары милләттәшләребезгә “Нур Уфа дәүләт театрының “Башмагым” спектакле күрсәтеләчәк.

Васил Шәйхразиевның бүгенге көн тәртибендә шулай ук Уфаның “Ихлас” мөселман оешмасы эше белән танышу.

Иртәгә Милли шура рәисе Башкорт дәүләт педагогик университетының татар филологиясе кафедрасы эшчәнлеге белән танышачак, рәсми очрашулар уздырачак, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин белән аралашачак. Аннары Васил Шәйхразиев мөселман зиратын барып күрәчәк һәм Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты җитәкчелеге белән очрашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*