tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанның татар теле һәм әдәбияте укытучылары татар конгрессы җитәкчелеге һәм Татарстанның әдәбият һәм сәнгать әһелләре белән очрашачак
Башкортстанның татар теле һәм әдәбияте укытучылары татар конгрессы җитәкчелеге һәм Татарстанның әдәбият һәм сәнгать әһелләре белән очрашачак

Башкортстанның татар теле һәм әдәбияте укытучылары татар конгрессы җитәкчелеге һәм Татарстанның әдәбият һәм сәнгать әһелләре белән очрашачак

2015 елның 28 июнь-1июль көннәрендә Россиядә игълан ителгән әдәбият елы уңае белән Башкортстан татарлары конгрессы, “Сәхипҗамал” хатын-кызлар оешмасы һәм “Хазинатур” компаниясе Башкортстанның татар теле һәм әдәбияте укытучылары өчен Уфа-Болгар-Казан юнәлеше буенча экскурсия әзерләде. Экскурсиядә 60 кеше катнаша.

Программада ата-бабаларыбыз Ислам дине кабул иткән Болгарда, Г.Тукай, М.Җәлил музейларында, Казан кремлендә, Кол Шәриф мәчетендә булу каралган. Шулай ук мәдәни программада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчелеге һәм Татарстанның әдәбият һәм сәнгать әһелләре белән очрашу да каралган.

Әлеге очрашу 30 июнь көнне сәг. 15:00да Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының (К.Маркс урамы, 38/5) конференцияләр залында узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*