tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанның Туймазы татар дәүләт драма театры Казанга гастрольгә килде
Башкортстанның Туймазы татар дәүләт драма театры Казанга гастрольгә килде

Башкортстанның Туймазы татар дәүләт драма театры Казанга гастрольгә килде

Бу көннәрдә Туймазы татар дәүләт драма театры Казанга үзенең иң яхшы хезмәтләрен алып килде. Алар арасында Х.Ибраһимовның “Җизнәкәй”, Т.Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” һәм Ә.Атнабаевның “Игезәкләр” комедияләре. Искәртеп үтик, Т.Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” моңсу комедиясе Г.Кариев сәхнәсендә зур аншлаг белән узды.

Ә бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров  Туймазы татар дәүләт драма театры артистлары белән очрашты.

Түгәрәк өстәл янында сөйләшүдә Ринат Зиннурович театрның агымдагы сезонга планнары белән танышты. Ул гастрольләрнең төбәкара программасы кирәклеген ассызыклады. “Әйтик, Свердловск өлкәсендә 46га якын татар авылы бар, Лесосибирскида халыкның 24 проценты – татарлар. Географияне киңәйтергә кирәк. Күп кенә милләттәшләребез Казахстан, Үзбәкстан территориясендә яши”, – диде ул.

Театр җитәкчелеге, үз чиратында, Бөтендөнья татар конгрессына олы рәхмәтен белдерде. “Без сезнең яктан һәрвакыт ярдәм тоябыз. Һәм сезнең сәнгать структурасына игътибарлы булуыгызга бик шат”, – диде Туймазы татар дәүләт драма театры директоры Фирзәт Габидуллин.

Ринат Закиров киләчәктә дә Бөтендөнья татар конгрессы театрга төрле яклап ярдәм күрсәтелер дип белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*