tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Басмабызның тәүге саны дөнья күрүгә төгәл бер гасыр
Басмабызның тәүге саны дөнья күрүгә төгәл бер гасыр

Басмабызның тәүге саны дөнья күрүгә төгәл бер гасыр

Беренче саны 1918 елның 1 мартында Ырынбур шәһәрендә “Башкортстан” исеме астында дөнья күреп, төрле елларда “Яңа авыл”, “Коммуна”, 1944 елның 12 мартыннан менә инде 74 ел дәвамында “Кызыл таң” исеме астында чыгып килүче басмабыз, шулай итеп, үзенең 100 еллык юбилеена да килеп җитте. Әйтергә кирәк, кайсы яклап кына караганда да үткән юлы данлыклы, бүгенгесе — лаеклы, киләчәге ышанычлы һәм өметле аның!

Беренчедән, сүз дә юк, Башкортстан Республикасы белән бер чорда оештырылган гәзитебез, аның барлык үсеш этапларында да әйдәүче рольне үти, мөһим идеологик корал буларак, дәүләтчелек һәм җәмгыять үсешендәге барлык мөһим процессларның башында тора. Яшь республиканы аякка бастыру, коллек­тивлаштыру, сәнәгатьтә тәүге адымнар һәм арытабангы киң колачлы үсеш, сугыш чоры авырлыклары, аннан соң халык хуҗалыгын тергезү, бишьеллыклар казанышлары, үзгәртеп кору зилзиләләре, 90нчы еллар реформа­ларыннан соң Башкортстан икътисадын тернәкләндерү һәм яңа куәтләргә чыгару — болар барысы “Кызыл таң” гәзите тарихы белән дә тыгыз үрелеп бара һәм кайсы гына чорда да басмабызның ил, республика җитәкчелеге билгеләгән бурычларны тормышка ашырудагы мөһим роле кызыл җеп булып ярылып ята. Хәер, моны гәзитебезнең күпсанлы дәүләт бүләкләре дә ачык күрсәтеп тора. Алар арасыннан иң мәртәбәлесе исә — СССР Югары Советы Президиумы указы белән 1968 елда бирелгән Хезмәт Кызыл Байрагы ордены.

Икенчедән, иҗтимагый-сәяси бурычлар белән бергә, “Кызыл таң”ның икенче мөһим кыйбласы булган милли һәм рухи-мәдәни эшчәнлектә дә гәзитебезнең күпләр өчен буй җитмәслек мөһим казанышлары күз алдында. Бу җәһәттән шуны әйтеп үтү дә җитә: “Кызыл таң” үз канатлары астыннан Башкортстан әдәбиятына алты (!) халык шагыйрен һәм язучысын үстереп биргән бердәнбер гәзит булып тора. Әйе, Башкортстанның халык ша­гыйрь­ләре Мәҗит Гафури, Сәйфи Кудаш, Әнгам Атнабаев, Абдулхак Игебаев, халык язучылары Нәҗип Асанбаев һәм Суфиян Поварисов зур әдәбиятка тәүге адымнарын нәкъ “Кызыл таң” хезмәткәре булып, “Кызыл таң” гәзите редакциясе бусагасы аша ясый. Салават Юлаев исемендәге премия лауреатлары Әнвәр Бикчәнтәев, Әсгать Мирзаһитов, Гыйлемдар Рамазанов, күренекле әдипләр Гариф Гомәр, Динис Исламов, Гайнан Әмири, Хәсән Сарьян, Рәис Габдрахманов, Вазих Исхаков, Фәнил Әсәнов, Якуп Колмый, Рәдиф Тимершин, Мөхәммәт Закиров, Марис Нәзиров, Рәшит Гатауллин, Мариус Максютов һәм башкаларның исем­нәре дә гәзитебез һәм әдәбият-ларыбыз елъязмасында алтын хә­рефләр белән язылган. Яшьле­гендә “Кызыл таң” гәзите редакция­сендә ныклы хезмәт чыныгуы һәм олы тормышка юллама алган Үзбәк Гыймадиев, Суфиян Поварисов, Радик Сибәгатов, Рөстәм Кузеев, Марсель Бакиров, Илдар Низамов, Камил Гыйрфанов исә фән дөнья­сын әйдәп баручы күренекле галимнәр, хөрмәтле фән докторлары, профессорлар булып танылдылар. Узган гасырның 90нчы елларында Уфа “Нур” татар дәүләт театрын булдыруда, республикада татар телендә әдәби китаплар һәм уку әсбапларын нәшер итү эшен җайга салуда, “Өмет” яшьләр гә­зитен, “Тулпар” яшьләр һәм “Әл­лүки” балалар журналларын оештыруда, татар халкы мәнфәгатендә башка мөһим башлангычларда да “Кызыл таң” гәзитенең роле ярылып ята.

Ә гәзитебезнең илдә милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга керткән өлеше! Бу уңайдан шуны әйтү дә җитә: 2013 ел йомгаклары буенча “Кызыл таң” гәзите республика басмалары тарихында беренче тапкыр “Күпмилләтле Русия” Бөтенрусия конкурсының абсолют җиңүчесе дип табылды һәм Гран-при бүләге “Lada Ларгус” автомобиле белән бүләкләнде!

Әйе, элекке буын журналистларыбыз нигез салган һәм башлангыч биргән күркәм традицияләр бүген дә лаеклы дәвам иттерелә һәм заман алга барган саен яңача эчтәлек һәм бизәкләр белән тагын да баетыла һәм тулыландырыла. Бу җәһәттән бүген башланып торган икенче гасыр гомерендә дә “Кызыл таң” үз кыйбласына, һич­шик­сез, тугры калыр дияргә кирәк. Хәерле сәгатьтә, алга, яңа офыкларга, хөрмәтле гәзит укучыларыбыз!

Фаил ФӘТХЕТДИНОВ,
“Кызыл таң” нәшриятының директоры-баш мөхәррире.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*