tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Бәхетле балачак” җиңүчеләре билгеле!

“Бәхетле балачак” җиңүчеләре билгеле!

1 июньдә “Казан” милли мәдәният үзәгендә  II Бөтенроссия «Бәхетле балачак» балалар иҗаты интернет-бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү  тантанасы узды.

Котлау, бүләкләүләр җиңүчеләрнең чыгышлары белән аралашып барды. Быелгы бәйге үзенчәлеге – махсус призлар бирелде.

Нәфис сүз буенча Туфан Миңнуллин исемендәге махсус бүләк, әдип гаиләсе алып биргән көмеш беләзекне Галия Мәҗитовага (Арча районы, Татарстан Республикасы) Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия ханым тапшырды.

Вокал буенча Халыкара конкурслар лауреаты Альбина Шаһиморатова исемендәге махсус бүләкне йомшак зур уенчык куянны  Руслана Шәриповага (Волгоград шәһәре) җырчының әнисе Рауза ханым тапшырды.

Инструменталь башкару буенча яшь композитор Гөлназ Җиһангирова исемендәге махсус бүләк композитор үзе Әгерҗедән Садыкова Венерага дип билгеләгән иде. Кыз бала Казанга килеп җитә алмады. Бүләк аңа соңрак тапшырылачак. Шулай ук Гөлназ ханым Котлыяров Салаватны (Ульяновск. Өлкәсе, Иске Кулатка районы) билгеләп үтте, композитор аңа үз дискларын бүләк итте

Салават күпере” журналы да махсус бүләк әзерләгән, ул Миргазова Замирага тапшырылды.

Барлык катнашучыларга, укытучыларына, әти-әниләренә “Бәхетле балачак” бәйгесендә катнашканнары өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез. Һәрвакытта бергә булыйк, бердәм булыйк.

Җиңүчеләрне түбәннән укып белеп була:

ИТОГИ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*