tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бәйрәм белән!
Бәйрәм белән!

Бәйрәм белән!

Кадерле массакүләм мәгълүмат чаралары, нәшрият, полиграфия
хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне барыгызны да һөнәри бәйрәмегез – Россия матбугаты көне белән тәбрик итәм!

Сезнең тәҗрибәгез, тырышлыгыгыз, армый-талмый эшләвегезнең нәтиҗәсе оператив рәвештә укучыларыбызга барып ирешә. Яңа технологияләр заманында эшчәнлегегез дә яңа форматлардан, үзгәрешләрдән читтә калмый, ләкин шул ук вакытта Сез үз кыйблагызга тугъры булып, алга хәрәкәт итәсез.

Шушы бәйрәм уңаеннан барыгызга да исәнлек-саулык, иминлек телим. Мәртәбәле хезмәтегездә яңадан-яңа үрләргә ирешергә насыйп булсын, иҗади уңышлар сезгә!

Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе
В.Г. Шәйхразиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*