tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бишбүләктә Ф. Кәримнең 110 еллыгына багышланган тантаналы чара узды
Бишбүләктә Ф. Кәримнең 110 еллыгына багышланган тантаналы чара узды

Бишбүләктә Ф. Кәримнең 110 еллыгына багышланган тантаналы чара узды

Патриот-шагыйрь Фатих Кәримнең 110 еллыгына багышланган тантаналы чарада Татарстан һәм Башкортстан язучылары катнашты. Кичә язучының тормыш юлы турындагы фильм белән башланды.

Бишбүләк районы башлыгы Наил Гатауллин белдергәнчә, бүген Татарстан һәм Башкортстан өчен зур вакыйга.

  • Без Фатих Кәрим шигырьләрен ятлап үстек. Ләкин без аның хакында әле бик аз беләбез. Аның иҗатын өйрәнергә кирәк. Россия күләменә чыгарасы, әсәрләрен төрле телләргә тәрҗемә итәсе иде. Музее төзекләндерү ул- Татарстан Президентының, татар конгрессының тырышлыгы, – диде Наил Гатауллин.

Башкортстан мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев шулай ук Татарстанга зур рәхмәтен җиткерде.

  • Фатих Кәрим музее ачылу безнең тормышыбызда икенче сулыш ачты, – диде ул.

Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова әтисенең иҗаты хакында яратып, хисләнеп чыгыш ясады. Ул Ает мәктәбенә бүләк тә алып килгән. Ф. Кәримнең бер шигырендә яралы үрдәк хакында языла. Ләйлә ханым шигырь сөйләп, сувенир үрдәк бүләк итте.

  • Сезнең мәктәп балалары мәрхәмәтле булсын, – дип теләде Ләйлә Кәримова.

Танылган шагыйрь Ренат Харис белдергәнчә, Ф. Кәрим окопта ятып 150 шигырь, шулар исәбендә чәчмә әсәр яза. Ул Гиннеслар китабына кертерлек. Чөнки аның кебек окопта, кулына корал тотып һәм иҗат итеп көрәшкән каләм иясе бердәнбер.

Шагыйрьнең 110 еллыгына багышланган тантаналы чара сәнгать әһелләренең чыгышы белән үрелеп барды. Татарстаннан Республиканың халык артисты Рөстәм Закиров, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев, “Зөләйлә” төркеме, Гөлшат Имамиева, Гөлназ Гафурова һәм Алсу Вәлиуллина тамашачыларны җырлары белән сөендерде.

Тантанада мәдәнияткә, татар телен үстерүгә, Ф.Кәрим иҗатын мәңгеләштерүгә зур өлеш керткән шәхесләргә Ф.Кәрим исемендәге премия дә тапшырылды. Алар өчәү: Ханты-Мансидан актив милләттәшебез Рамил Кыямов, галим Фоат Галимуллин, әдәбият белгече Рамил Сарчин. Бүләккә ия булган галим Фоат Галимуллин: “Яраткан хезмәтең өчен бүләк алу минем өчен бик кадерле”, ди. Ул Ф.Кәрим иҗатын гомере буе өйрәнгән белгечләрнең берсе.

Бишбүләк мәдәнияты йорты фойесында Ф. Кәримгә багышланган күргәзмә дә оештырылган иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*