tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгарда Мәүлид ән-Нәби чарасы узды
Болгарда Мәүлид ән-Нәби чарасы узды

Болгарда Мәүлид ән-Нәби чарасы узды

Кичә, 28 нче октябрьдә, кояш баегач, ахшам намазыннан соң бөтен ислам дөньясы Мәүлид ән-Нәби көнен каршылады. Бу көн барча галәмнәргә иң соңгы һәм иң өстен Илче буларак җибәрелгән, Аллаһының рәхмәте булып килгән Мөхәммәд Пәйгамбәрнең көн. Рәсүлебезнең туган көне, яки мәүлиде Рабигыль-әүвәл аеның 11-еннән 12-сенә каршы киченә, ягъни 28-нче октябрьнең киченә туры килә. Бу уңайдан Болгарда традицион Мәүлид ән-Нәби чарасы уза. Бәйрәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан быел сигезенче тапкыр оештырылды.

Мәүлид ән-Нәби тантанасы Болгар ислам академиясе бинасында кунаклар катнашында уза. Алар арасында – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм Россия төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасар Марс Тукаев. Чара кунаклар белән бергә ахшам намазын укудан башланды. Вәгазьләр укыдылар, дини җырлар яңгырады. Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров җыелган кунакларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм Мәүлид ае башлану белән котлады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*