tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Бостон” кызлары битлек тегә
“Бостон” кызлары битлек тегә

“Бостон” кызлары битлек тегә

Ульяновск шәһәренең иң зур  киемнәр тегү фабрикасы “Бостон”да эшләүче кызларның кулларына күз иярми. Яңа төр эш ысулын да тиз үзләштергәннәр.

Әлеге фабриканы Әскать Маликов моннан 15 ел элек кем әйтмешли, казык та кагылмаган урында  үз көче, үз тырышлыгы белән төзеп чыккан иде. Ул чакта биредә 15-20 кеше эшләгән булса, бүген монда 200 гә якын кеше хезмәт итә.

 Фабрика башлыча, мәктәп балалары һәм ир-егетләр өчен костюм-чалбарлар тегү белән шөгылләнә. Монда тегелгән киемнәргә сорау һәрчак зурдан.   Ләкин соңгы вакытта Россиядә генә түгел, ә бөтен дөньядагы  вәзгыять үзгәрү сәбәпле, фабрика кызлары да яңа эш ысулларын үзләштерү белән мәшгуль.

 Кызлар тырышлар, кыска гына вакыт аралыгында яңа һөнәрне дә тиз отып алганнар.

   Һәр смена саен 30 менгә якын маска (битлек) тегүче фабрика җитәкчелеге киләчәктә аны тагын да арттырырга ниятли.

Әле моннан бер атна элек кенә фабриканың гөрләп торган кйабер цехлары бушап, тынычланып калса да, аларда да эш тукталмаган. Анда яңа  заманча җиһазлар кую, төзеләндерү эшләре бара.

Рамис Сафин, Ульяновск шәһәре

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*