tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Бюро утырышы узды
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Бюро утырышы узды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Бюро утырышы узды

Бүген, 25 ноябрь көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Бюро әгъзалары чираттагы утырышка җыелды.

Көн тәртибенә 4 мәсьәлә куелган иде:

  1. 2016 елга еллык эш планы белән танышу, төзәтмәләр, үзгәрешләр кертү;
  2. Агымдагы елның 4-6 декабрь көннәрендә узачак Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы буенча әзерлек мәсьәләсе;
  3. 4-6 декабрь көннәрендә узачак “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумына әзерлек мәсьәләсе;
  4. Төрлеләр.

Утырыш эшенә бюро әгъзалары, башкарма комитет аппараты хезмәткәрләре катнаштылар, әлеге исемлектә: Эдуард Ганиев, Фәхретдин Канюкаев, Рәмис Сафин, Рөстәм Ганиев, Алик Локманов, Разил Вәлиев, Рәфикъ Мөхәммәтшин, Дамир Исхаков, Камәрия Хәмидуллина, Фәрит Уразаев,  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров, рәис урынбасарлары Марс Тукаев, Дамир Гыйсметдинов, Бөтендөнья татар конгрессының бүлек җитәкчеләре Гөлназ Шәйхиева, Кадрия Идрисова, Ленара Кутеева, Тәбриз Яруллин.

Утырышны  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров алып барды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*