tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы уздыру буенча пресс-конференция узды
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы уздыру буенча пресс-конференция узды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы уздыру буенча пресс-конференция узды

2015 елның 4-6 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” X Форумы узачак.

Бу уңайдан 2015 елның 2 декабрь көнне 11.00 сәг. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында (Карл Маркс урамы, 38/5) БТК БК рәисе Р.З.Закиров катнашында матбугат конференциясе узды.

Матбугат конференциясендә рәис җыелган журналистларга узачак чаралар турында мәгълүмат бирде, “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” Форумының быел түгәрәк датасы – 10нчы тапкыр узуы турында, ирешелгән уңышлар турында сөйләде.

Искәртеп узабыз, 4-6 декабрь көннәрендә узачак чараларда Россия Федерациясенең 52 регионыннан, 23 ерак һәм якын чит илләрдән 600 делегат катнашуы көтелә. Әлеге исемлектә: татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре, татар эшмәкәрләре, Татарстан Республикасының Президент Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Казан шәһәре хакимияте, татар зыялылары, массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре бар.

Шулай ук бүгенге матбугат конференциясендә, Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәисе Тәбрис Яруллин,  3-6 декабрь көннәрендә узачак “Акыл фабрикасы” белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбе чарасы турында да бәян итте. “Акыл фабрикасы” мәктәбе программасында  “Тарих һәм туризм” юнәлеше, лекцияләр һәм ворк-шоплар, “Татар туристик маршрутлары” дип исемләнгән иҗтимагый сратегик сессияләр булуы турында сөйләде. Әлеге чарада Татарстанның яшьләр оешмаларыннан, 20 регионнан һәм 3 чит илдән, шул исәптән Латвия, Казакъстан, Мәскәү, Чиләбе, Башкортостаннан катнашучылар булачагын белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*