tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Фәрит Гыйбатдиновның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша
Бөтендөнья татар конгрессы Фәрит Гыйбатдиновның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

Бөтендөнья татар конгрессы Фәрит Гыйбатдиновның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

Татар халкы зур югалту кичерә. Бүген, 7 июль көнне, Чуашстан Республикасының татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура президиумы әгъзасы Фәрит Абдулла улы Гыйбатдинов вафат булды.
Фәрит Абдулла улы милләтебезнең иҗтимагый һәм мәдәни тормышында лаеклы үз урынын булдырган шәхес иде. Ул чын мәгънәсендә Чуашстанда яшәүче милләттәшләребезнең рухи һәм мәдәни  җитәкчесе булды. Милли җанлы, мәдәнияткә һәм сәнгатькә гашыйк булган нечкә күңелле, ләкин шул ук вакытта үз сүзен өзеп әйтеп бирә торган нык рухлы, башлаган эшен ахырына кадәр җиткерә торган булдыклы кеше иде. Иҗтимагый эшчәнлегеннән тыш, ул татар җырын, татар моңын үстерүгә дә үзеннән бихисап зур өлеш керткән, милләтебезнең алтын баганасына тиң олуг шәхес. “Урмай моңы” татар яшьләре җыры фестивале, «ART-MADHIA» төбәкара фольклор фестивале, “Урмай зәлидә” төрки дөньяның традицион мәдәнияте халыкара фестивале һәм үзе җитәкләгән Чувашия Республикасы Комсомол районындагы сәнгать мәктәбендәге мәдәни чаралары санап бетергесез. Аның әлеге тырышлыгы югары бәяләнде, милләттәшебез Чуашстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәргә лаек булды.
Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы Фәрит Абдулла улы Гыйбатдинов вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Бу милләтебез өчен зур югалту. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

Один комментарий

  1. Назин Сәлим- Пермь крае татарлары исеменнән.

    Мөхтәрәм милләттәшләр! Фәрит Абдулла улы вафат булувы барчабыз өчен зур кайгы һәм югалту . Фәрит Абдулла улы гаиләсе, туганнары, дуслары ! Сезнең кайгыгызбедән уртаклашашабыз. Мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын . Изге зат иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*