tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Илшат Сәхиповның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша
Бөтендөнья татар конгрессы Илшат Сәхиповның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

Бөтендөнья татар конгрессы Илшат Сәхиповның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

Бүген, 8 апрель көнне, күренекле эшмәкәр, Әгерҗе районы Ямурза авылы КФХ җитәкчесе, “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы Советы әгъзасы Сәхипов Илшат Мәлик улы вафат булды. Мәрхүм татар авылларын саклауга, халкыбызга динебезне, гореф-гадәтләребезне кайтаруга искиткеч зур өлеш керткән кеше иде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Илшат Мәлик улы Сәхипов вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Урыны җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Иннәлилләһи вә иннә иләйһи раҗигун!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*