tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы “Рәхмәт, табиб” акциясенә кушылды
Бөтендөнья татар конгрессы “Рәхмәт, табиб” акциясенә кушылды

Бөтендөнья татар конгрессы “Рәхмәт, табиб” акциясенә кушылды

Илебез авыр вакытлар кичерә, коронавирус пандемиясе дәүләтнең барлык субъектларын, шул исәптән безнең республиканы да чолгап алды. Хакимият әлеге чирнең таралуын чикләү өчен мөмкин кадәр өйдә калырга куша, әмма шушы авыр чорда медицина хезмәткәрләре батырларча үз эшләрен башкара.

Әлеге олы йөрәкле кешеләр үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, коронавирус авыруыннан зыян күрүчеләргә ярдәм итәләр. Аларның да гаиләләре, балалары бар, әмма табиблар, бернигә дә карамыйча, изге бурычларын үтәп, тәүлек әйләнәсендә кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен көрәшәләр.

Табибларга рәхмәт йөзеннән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хезмәткәрләре дә “Рәхмәт, табиб” акциясенә кушылды һәм “Ак барс Созидание” хәйрия фондына үзләренең бер көнлек хезмәт хакларын күчерде.

Акциядә теләгән һәр кеше катнашып, табибларга ярдәм итүгә үз өлешен кертә ала. Изге гамәлләрдән читтә калмагыз, Рамазан аенда бу изге эшләр икеләтә саваплы.

РЕКВИЗИТЛАР:
Благотворительный фонд
“АК БАРС СОЗИДАНИЕ” ОГРН 1061600052425 ИНН/КПП 1658079690/165701001
р/с 40703810100020000999 в ПАО “АК БАРС” БАНК БИК 049205805
корреспондентский счет 30101810000000000805
назначение платежа «СПАСИБО, ДОКТОР»
Директор Фонда Валиева Альфия Фуатовна, действующая на основании Устава
Тел. 8904-666-96-97

Белешмә өчен:
“Рәхмәт, табиб” акциясенең максаты – санитар-эпидемиологик хәл яхшыргач, коронавирус инфекциясеннән зыян күргән гражданнарның тормышы һәм сәламәтлеге өчен көрәшкән медицина хезмәткәрләрен дәвалау һәм аларга реабилитацион ярдәм күрсәтү.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*