tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре Менделеевск муниципаль районына сәфәр кылды
Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре Менделеевск муниципаль районына сәфәр кылды

Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре Менделеевск муниципаль районына сәфәр кылды

Бүген, 10 нчы ноябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис  Шакиров, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Әюпова Менделеевск муниципаль районына сәфәр кылдылар.

Биредә делегацияне Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерией Сергеевич Чершинцев кабул итте.

Иң башта кунакларны Менделеевск муниципаль районы чигендә каршы алдылар. Аннары делегация  Менделеевск шәһәрендә урнашкан Татар Чаллысы мәдәният йортына юл тотты. Әлеге бина 2020 елның августында капиталь ремонттан соң файдалануга тапшырылган. Алга таба Гәссәр исемендәге мәдәният сараенда очрашу узды. Биредә «Хәзерге шартларда мәдәният учреждениеләре эшендә милләтара һәм этникара мөнәсәбәтләр» Менделеевск муниципаль районының мәдәният учреждениеләре эшчәнлеген тәкъдир иттеләр. Шулай ук кунаклар “Менделеевск шәһәре төбәк тарихын өйрәнү музеенда да булдылар.

Музейдан соң  делегация автобус белән Тойгуҗа авылы мәдәният йортына юнәлде.

Көн тәртибенә фикер алышу өчен түбәндәге сорау куелган иде: “Кече шәһәрләр территориясендә иҗади берләшмәләрнең эшчәнлеге тәҗрибәсе, иҗади проектларны гамәлгә ашыру”.

Алга таба кунакларга Дөрешкәй театрының «Сагынган чакларымда” спектакленнән өзек күрсәттеләр. Сектакльдән соң Яшьләр милли проектларын тикшерү каралган иде. Аннары мәдәният өлкәсендә яшьләр берләшмәләре җитәкчеләре белән очрашу узды.

Очрашу барышында Данис Фәнисович Шакиров Милләт Җыены тарафыннан кабул ителгән “Татарлар: гамәл стратегиясе” белән катнашучыларны таныштырды. Шулай ук Стратегиянең тормышка ашыру юлларын билгеләп узды.  Татар халык театрының әлеге эштә зур роль уйнаганын ассызыклады.

Тойгуҗа авылындагы очрашу кысаларында фикер алышу өчен түбәндәге сораулар куелган иде:

  1. Авыл җирлекләре һәм кече шәһәрләр территорияләрендә мәдәният өлкәсендә яшьләр проектларын гамәлгә ашыруның уңышлы мисаллары.
  2. Шәһәр берләшмәләренең авыл җирлекләренә иҗади сәфәрләре («экспедицияләр»). Шәһәр һәм авыл коллаборациясе.

Менделеевск районыннан, Яр Чаллыдан, Тукай, Әгерҗе һәм Алабуга муниципаль районнарыннан мәдәният өлкәсендә яшьләр проектлары координаторлары катнашуга тәкъдим ителә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*