tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чит илләрдән килеп, Казанда белем алучы татар студентларына ифтарның ризык җыелмаларын тараттылар
Чит илләрдән килеп, Казанда белем алучы татар студентларына ифтарның ризык җыелмаларын тараттылар

Чит илләрдән килеп, Казанда белем алучы татар студентларына ифтарның ризык җыелмаларын тараттылар

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды дөньяның төрле почмакларыннан килеп, Татарстан башкаласы университетларында укучы татар студентларына VIII Республикакүләм ифтарның ризык җыелмаларын өләште. Бу изге гамәлдә “Зәкят” фонды җитәкчесе Булат Мәрданов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче  урынбасары Данис Шакиров һәм Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев та катнашты.

Якынлашып килүче Ураза гаете уңаеннан, Татарстан һәм татар халкы үсешенә зур өлеш керткән 40 күренекле шәхескә дә күчтәнәчләр бирелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*