tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чын татар кешесен искә алдылар
Чын татар кешесен искә алдылар

Чын татар кешесен искә алдылар

Яңа елның беренче пәнҗешәмбесендә Казанның “Ярдәм” мәчетендә күренекле публицист Марсель Зариповны искә алу мәҗлесе булды. Нәкъ бер ел элек, 2017 елга аяк баскач та, гомерендә бер вакытта да хастаханәгә аяк басмаган бу үзенчәлекле шәхес көтелмәгән яман чирдән вафат булгач, Казан җәмәгатьчелеге  сискәнеп, бу хәбәрне авыр кабул итте. Чөнки Марсель Харис улы  85 яшен тутырса да, ул беркайчан  да саулыгына зарланмады, һәрвакыт  хәрәкәтчән, зирәк һәм кыю фикерле  кеше булды.

Масель Зарипов  Татарстанның Сарман районында туган, армиядә дингез флотында хезмәт иткән, туган ягында нефтьчелеккә укыган,   Әлмәттәге төзелешләрдә, промыселларда тормышны өйрәнгән, Казан университетының журналистика факультетын тәмамалаган, шәһәр һзм нефтьчеләр матбугатында чыныккан, аннары чирек гасыр дәвамында “Советская Россия” газетасының Казандагы үз хәбәрчесе булып, тормышның астын-өстен өйрәнгән, катлаулы хәлләрне тирәнтен актарган шәхес. Ул булмаган район, предприятие, күренекле бер кеше дә калмагандыр. Аны да үз заманында белмәгән кеше сирәк булгандыр.

Марсель Зарипов татар авылында туып үсеп тә,  рус телендә иҗат итүче журналист һәм язучы, татар язучыларының әсәрләрен русчага тәрҗемә итүче затлы белгеч иде. Аның мәкаләләрен бөтен Татарстан көтеп, дулкынланып каршы алды. Совет илендә яшәүчеләр  М.Зарипов күзаллавы аша Татарстанны һәм татарларны белеп яшәде. Аның документаль прозасы, респубиканың индустриясе, авыл хуҗалыгы турында китаплары, проблемалы очерклары тормышка көчле тәэсир ясады. Марсель Зарипов үзенең публицистик хезмәтләре өчен Татарстан Республикасында  Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган  бердән-бер журналист.

Саяра Гыйлмулла кызы Зарипова кызын һәм тормыш иптәшен югалткач йөрәк хисләрен шигырьләр аша җиткерә

М.Зариповның дуслары, якыннары “Ярдәм” мәчетенә җыелгач, мәрхүмнең хөрмәтенә дога укылды. Кунакларга Марсель Зарипов турында “Ул безнең йөрәктә” истәлекләр  китабы татартылды. Ике телдә язылган хатирәләр кергән бу җыентыкны әзерләүне атаклы журналистның тормыш иптәше Саяра Гыйльмулла кызы һәм аларның улы Ильдар Зарипов оештырганнар. Китапка Марсель Зариповның улы, килене, оныклары язмаларыннан башка, Марсель Харис улының хезмәттәшләре һәм якташлары, билгеле журналистлар иҗат иткән хатирәләр кергән.  Искә алу мәҗлесендә Татарстан язучылар берлеге рәисе  Данил Салихов чыгыш ясап, Марсель Зариповның кабатламас  тырышлыгы, бай иҗаты, халык алдындагы хезмәтләре турында әйтте. “Ватаным Татарстан” газетасының элекке баш мөхәррире Мөнир Әһлиуллинның китапка кергән хатирәләре белән бүлеште.

“Ватаным Татарстан”  газетасының  элекке баш мөхәррире Монир Әһлиуллин

Марсель  Зариповны үзәк газеталарының Казанда эшләгән үз хәбәрчеләре бигрәк тә якын иттеләр.  “Социалистическая индустрия” – “Трибуна” газетасының Казандагы уз хәбәрчесе Умар Богдалов, “Комсомольская правда” газетасының үз хәбәрчесе Римзил Вәлиев, “Сельская жизнь” газетасында эшләгән Ильдар Закиров өлкән хезмәттәшләре турында дулкынланып язган мәкаләләрен хатирәләр китабына биргәннәр. “Сөембикә” журналының әдәби мөхәррире Эльмира Закирова, Әлмәт журналисты София Гарифллина  иҗат иткән язмалар хәзереге заман журналистика өлге булырлык шәхес образын тудырганнар.

Язучы Вакыйф Нуруллин

Искә алу мәҗлесендә билгеле прозаик Вакыйф Нуруллин җан дустының инди шәхес булуы, ничек итеп татар прозасын русчага тәрҗемә итүе турында сөйләде. Шулай ук язучының дуслары – умартачылар, балыкчылар, авыл җирендә икмәк, карабодай үстерүчеләр Марсель Зариповны сагынып искә алдылар.

Марсель Зариповның тормыш иптәше Саяра Гыйльмулла кызы, улы Ильдар һәм килене Голсинә, оныкчыгы Дияра, оныгы Данияр һәм аның хатыны Камилла

Чын татар кешесе телләр өйрәнә, үзенә һөнәр һәм дуслар таба, үз эшенә хезмәт сала, булдыра алса,  китап яза. Марсель Зарипов бу гамәлләрне башкаргач, хәзер аның үзе турында дуслары, якыннары китап чыгарды. Яңа елның беренче китап премьерасы шушы мөхтәрәм шәхес турында хатирәләр җыентыгына  багышланды.

Римзил Вәлиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*