tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Фәнис улы Шакиров Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде
Данис Фәнис улы Шакиров Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде

Данис Фәнис улы Шакиров Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Фәнис улы Шакиров бүгеннән яңа вазыйфага күчә. Ул Башкарма комитет җитәкчесе итеп билгеләнде. Бу хакта коллективка Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җиткерде. ” Безнең алда Татарстан Президенты тарафыннан куелган зур бурычлар, планлаштырган эшләребез бар. Алга таба да кулга-кул тотынышып, бергә эшләячәкбез. Ринат Зиннур улы, үзенә лаеклы алмаш әзерләде,”- дип белдерде Милли Шура рәисе.

Ринат Зиннур улы Закиров  Киңәшче булып кала.

Белешмә өчен:

Данис Фәнис улы Шакиров

1988 елның 15 октябрендә Татарстан республикасының Менделеевск шәһәрендә туган.

Белеме

  • 2011 елда Казан (Идел буе) федераль университетында «Филология» белгечлеге буенча укып, «кызыл» диплом белән тәмамлый.
  • Филология фәннәре кандидаты.

Хезмәт эшчәнлеге

2011-2014 елларда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында әйдәп баручы референт, Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан Республикасындагы җирле оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе.

2014-2015 елларда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли идарәсендә төбәкара хезмәттәшлек эшләре белән шөгыльләнә.

2015 елның 1 нче июненнән  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары.

Бүләкләре

«Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк тамгасы белән бүләкләнгән.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*