tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дәүләт Советы утырышы: Татарстанда татар телен дәүләт теле итеп укытылу турында федераль үзәк белән сөйләшүләр алып барыла
Дәүләт Советы утырышы: Татарстанда татар телен дәүләт теле итеп укытылу турында федераль үзәк белән сөйләшүләр алып барыла

Дәүләт Советы утырышы: Татарстанда татар телен дәүләт теле итеп укытылу турында федераль үзәк белән сөйләшүләр алып барыла

Бүген, 8 ноябрьдә Татарстан Дәүләт Советы депутатларының бишенче чакырылыш республика парламентының 33 нче утырышы эшен дәвам итте. Билгеле булганча, ул 26 октябрьдә башланган иде. Утырышның дәвамын җәмәгатьчелек көтеп алды. Чөнки Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләре турындагы мәсьәлә чишелеше бик күпләрне борчуга салды.

“Узган утырышта республиканың башкарма хакимияте һәм Татарстан Прокуроры адресына Татарстан Республикасының дәүләт телләрен укыту һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен укыту хакында юлланган сораулар җавапсыз калган иде. Шуңа күрә сессия эшендә тәнәфес игълан ителде. Барыннан да бигрәк парламентарийларны җәмгыятьтә милли һәм тел аерымлыклары нәтиҗәсендә килеп туган хәлләр борчуга салды. Моннан тыш мәктәпләрдә прокурор тикшерүләре барган вакытта укыту планнарына үзгәрешләр кертә башладылар. Татар теле укытучыларын кыскартуга кагылышлы сораулар барлыкка килде”, – дип яза Татарстан Дәүләт Советы сайты.

Эш бик җитез тотылды. Бер сәгать дигәндә утырыш тәмамланды. Тел мәсьәләсе буенча депутатлар Президент Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев фәкать рус телендә ясалган чыгышларын тыңладылар, шуннан артык сүз куерту кирәк табылмады.

Энгель Фәттахов әйтүенчә, республикада рус теленең кулланылыш даирәсе татар теленнән күпкә киңрәк һәм өстенрәк (занимает доминирующее положение). һәр бала мәктәпкәчә яшеннән үк рус телен камил рәвештә үзләштерә, бу телдә аралаша. Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре дә мәктәпләрдә рус теле укытулуының югары дәрәҗәдә икәнлеген күрсәтә. Мәсәлән, Татарстан Республикасы рус теле БДИ баллары буенча Мәскәүдән бары тик 0,07 пунктка гына түбәнрәк.

Министр татар теле укыту методикаларындагы җитешсезлекләрне танып, бу эш тиз генә эшләнмәгәнен, ләкин аның даими алып барылганлыгын ассызыклады. Шулай ук федераль белем бирү стандартларында республика дәүләт телләрен укыту тәгаенләнмәгәненә дә игътибарны юнәлдерде. Барлык мәсьәләләр буенча федераль хакимият органнары белән, беренче чиратта РФнең мәгариф министрлыгы белән консультацияләр алып барылганлыгын белдерде. Россия мәгариф министры Татарстан тәкъдим иткән вариантны нигез итеп алырга риза булуын әйтте.

Разил Вәлиев үзе җитәкләгән комитет бүгенге утырыш алдыннан җыелганын хәбәр итте. Эш алып барыла, сессиядә янә тәнәфес игълан итеп, соңрак җыелырга тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов республика үзенең һәм федераль законнарны, норматив актларны күз уңында тоткан вариант әзерләгәнен кабатлап әйтте. Вәзгыятьне катлауландырмаска чакырды. Уку елы беткәнче, бер татар теле укытучысы да кыскартылмаячак дип ассызыклады. Хәзер без яңа  федераль белем бирү стандартларын көтәбез, диде Президент. Бу стандартлар буенча татар теле дәүләт теле буларак атнасына ике сәгать укытылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*