tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Домодедовода татарларның “Сабантуй-2019” милли бәйрәме узачак
Домодедовода татарларның “Сабантуй-2019” милли бәйрәме узачак

Домодедовода татарларның “Сабантуй-2019” милли бәйрәме узачак

16 июньдә Домодедовода уза торган әлеге бәйрәм катнашучыларны да, кунакларны да елдан-ел күбрәк җәлеп итә. Быелгы юбилей елындагы Сабантуй бәйрәме тагын да матур һәм үзенчәлекле булыр дип көтелә.

Бәйрәм кунакларын татар халкының милли уеннары һәм йолаларыннан торган күңел ачу программасы көтә. Шулай ук милли көрәш турниры, билбау көрәше, Мәскәү һәм Татарстан сәнгать осталары тарафыннан әзерләнгән зур концерт, татар милли ризыклары белән сату итүче ярминкә, осталар кулы белән эшләнгән милли кул эшләнмәле һәм сувенирлар – болар барысы да бәйрәмгә үзенчәлекле төсмер бирәчәк.

Бәйрәм мәйданының бер почмагы “Чыршылар” паркында Татарстанның Яңа Чишмә районыннан килгән кунаклар кое, келәт, мал-туар һәм кош-корт асрый торган утар кебек татар гаиләсенең көнкүрешен чагылдырган “татар ихатасы” булдырачак. Биредә шулай ук татарның милли ризыкларыннан торган табын әзерләнәчәк һәм Татарстаннан килгән артистларның чыгышы булачак.

Сабантуй Домодедоводагы Татар милли-мәдәни автономиясе, Мәскәү өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе, Россия Федерациясенең Татарстандагы вәкаләтле вәкиле, Мәскәү өлкәсе хөкүмәте һәм Домодедово шәһәре администрациясе тарафыннан оештырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*