tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дөнья татарлары Алтын урда дәүләте төзелүнең 750 еллыгы белән кызыксына
Дөнья татарлары Алтын урда дәүләте төзелүнең 750 еллыгы белән кызыксына

Дөнья татарлары Алтын урда дәүләте төзелүнең 750 еллыгы белән кызыксына

Татарстанның эшлекле патнерлары форумы һәм Милли шураның киңәйтелгән утырышы кысаларында Татарстан фәннәр академиясендә үткән бу  чара җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Чөнки милләтнең һәм төрки халыкларының тарихын белү яшьләрдә милли үзаң булдыруга тәэсир итә, хәзерге иҗтимагый тормышны һәм дәүләт корылышын аңларга ярдәм итә. Атаклы Мәскәү тарихчысы, урта гасырлар тарихы буенча иң абруйлы белгеч Вадим Винцерович Трепавлов РФ төбәкләреннән һәм чит илләрдән Казанга җыелган милли әдипләргә лекция сөйләр өчен махсус чакырылган иде. Бигрәк тә Казахстанда, Төркиядә Алтын урда дәүләтенең 750 еллыгыны багышланган чараларның киң колачлы итеп үткәрелүе бу теманың акуалләштереп җибәрде. Россия халыклары, татарлар бу вакыйгалардан читтә кала алмый.

 Вадим Трепавлов чыгышының темасы:”Евразиянең төрки дөньясы:тарихи закончалыклар эзләү” (Алтын Урда дәүләте төзелүнең  750 еллыгы уңаеннан). Бер сәгатькә якын дәвам иткән лекция академия залына җыелган татар оешмалар вәкилләренең тарихи күзаллавын баетты. Алтын Урда чоры татар халкы, Россия дәүләте тарихының бай һәм үзенчәлекле сәхифәсе булып тора. Соңыннан галимгә бик күп сораулар бирелде.

  Казан галимнәре милли тарихны, рухи тормышны өйрәнүдә нинди нәтиҗәләргә ирешкәннәр соң? Киләчәктә гуманитар юнәлештәге  фәнни тикшеренүләр ничек оештырыла? Бу турыда Татарстан фәннәр академиясенең Энциклопедия һәи төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев, Г, Ибраһимов исемендәге тел әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миннуллин  һәм башкалар чыгыш ясадылар.

 Милли тарихны өйрәнү 2020 елда үтәчәк халык санын алуда кшеләрнең милләтен билгеләү өчен мөһим чара булып тора.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*