tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дзержинск шәһәрендә истәлекле вакыйга!
Дзержинск шәһәрендә истәлекле вакыйга!

Дзержинск шәһәрендә истәлекле вакыйга!

Исегезгә төшерәбез, бүген Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә Татар мәдәният үзәге ачылды. Биредә татар телен өйрәтү курслары, балалар өчен төрле түгәрәкләр эшләячәк, татар мәдәнияте һәм тарихы буенча дәресләр, семинарлар үткәрү планлаштырылган.

Ачылыш тантанасында Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, Түбән Новгород өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтариятенең башкарма директоры Рамил Салихҗанов, Дзержинск шәһәре Җирле татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рамил Надюков катнашты.

Чара кысаларында Түбән Новгород өлкәсе татарларының аксакалы, төбәктә милли хәрәкәтнең башында торган, 1989 нчы елда “Туган як” өлкә татар мәдәният үзәген оештырган һәм озак еллар аны җитәкләгән галим, язучы, җәмәгать эшлеклесе Алимҗан Орлов Бөтендөнья татар конгрессының медале белән бүләкләнде. Шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтүче галимне БТК Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев котлады.

Татар мәдәният үзәге ачылу уңаеннан шәһәрнең Химиклар мәдәният сараенда Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи, Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Закирова һәм “Идел егетләре” ансамбле катнашуында концерт узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*