tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Әбием» – үзенчәлекле бренд
«Әбием» – үзенчәлекле бренд

«Әбием» – үзенчәлекле бренд

Татар хатын-кызлары беркайчан да язмыштан зарланып утырмады. Тормышның нинди авыр булуына карамастан, башын горур тотып, тешләрен кысып булса да йөзгә тап төшермәслек итеп яшәргә омтылды. «Әбием» – нәкъ шундый ханымнарны туплаган чып-чын әбиләр берләшмәсе. Гаиләне дә карарга, иҗтимагый тормышта да катнашырга, ярдәмгә дә килергә, социаль проектны торгызырга да көч тапкан бу ханымнар чынбарлык тормышта да заман белән рәттән атлый. «Без инде әби», – диеп генә утырырга яратмый алар. Гореф-гадәтләрне саклау белән генә чикләнмичә, башка төрле өр-яңа шөгыльләрне дә үзләштерүне хуш күрә.

«Әбием» – Төмән өлкәсенең Ялутор шәһәре татар хатын-кызларын, әбиләрне һәм әниләрне берләштереп, интернет челтәрендә киң эшчәнлек җәелдергән социаль проектның бер өлеше. Проектның дөньяга яралуына ноябрь аенда бер ел булды. Әйтергә кирәк, бер яшьлек «Әбием» чынбарлык тормышта һәм интернет кырында шактый дуслар, фикердәшләр, теләктәшләр табып, милләттәшләребез мәхәббәтен казанды.

«Кәләпүш» – берләшүнең сәбәпчесе

«Әбием»нең барлыкка килүе «Женщина в мире возможностей» исемле икенче бер проектка бәйле. Мөселман хатын-кызлары өчен оештырылган әлеге чара кысаларында Гашия ханым «Кәләпүш» дип йөртелгән татар түбәтәйләрен тегү буенча өйрәтү дәресләре уздыра. Мастер-класс вакытында остаз татар түбәтәйләренең тарихына, тегү технологиясенә аеруча игътибар юнәлтә. Төбәктәге ир-егетләрне үз кәләпүшләре белән тәэмин итәргә хыяллануын Гашия ханым катнашучыларга да ирештерә. Моны истә тотып Әлфия Кәбирова, Рамилә Канбәкова һәм Гөлнара Мәхмүтова хыялларны чынбарлыкка ашыру максатыннан «Социаль эшмәкәрләр» җаваплыгы чикләнгән җәмгыять оештыра. Озак та үтми, Гашия ханым җитәкчелегендә тегү цехы булдырыла һәм татар түбәтәйләре җитештерү җайга салына. Әкренләп башка хатын-кызлар да туплана һәм шушы берләшмә «Әбием» дигән исем ала. Ә Алинә Гыйззәтуллина логотип уйлап таба.

Һәр товарда – күңел җылысы

«Әбием»леләрнең беркайчан да эшсезлектән интеккәннәре юк. Әлфия ханым аларга төрле эш табып тора. Бүгенге көндә интернет челтәрендә «Әбием» проектының интернет-кибете эшли. Интернет-кибеттән татар әбиләре җитештергән төрле продукция сатып алырга мөмкин: милли түбәтәйләрдән башлап татар чәйләренә хәтле. Берничә төрле түбәтәйләр (классик, заманча), кәҗә мамыгыннан бәйләнгән шәлләр, Себер тайгасы киңлекләрендә җыелган үлән чәйләре, бал һ.б.

Һәр товарга остазның күңел җылысы һәм миллилек салынган. Мәсәлән «Әбием»леләр мәшһүр татар шагыйре Габдулла Тукай һәм аның замандашлары кигән кәләпүшләр тегү ысулын өйрәнеп, шушы традициягә таянып эш йөртә. Беренчедән, алар матур итеп җитештерелгән; икенчедән, иң яхшы һәм сыйфатлы чимал кулланылган; өченчедән, синтетик материаллар һәм клей кулланмыйча ясалган.

Кәләпүшләрне теккәндә яшь критерийлары да искә алына. Өлкән яшьтәгеләргә һәм миллилеккә омтылучылар өчен – классик, яшьләргә – джинсыдан тегелгән кәләпүшләр тәкъдим ителә. Һәр товарның ярлыгына аның исеме язылган. «Әбием» кәләпүшләрен хәзер Мәскәүдә, Башкортстанда, Татарстанда, Ямалда, Юграда, Оренбурда, Ижауда, Калининградта, Казакъстанда, Кыргызстанда, Украинада, Франциядә, Болгариядә, Индонезиядә, Америка Кушма Штатларында очратып була. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары, Татар яшьләре җыены рәисе Тәбрис Яруллин да «Әбием»леләр кәләпүшенә ия булды.

«Әбием» әзерләгән үлән чәйләре дә киң тарала башлады. Алар матур итеп тегелгән, милли бизәкләр белән чигелгән махсус капчыкларда сатыла.

Салкын кыш көннәрендә урамнан өшеп кергәндә җылыныр өчен «Әбием»нең мамык шәленнән дә яхшысы булмаячак. Хәтта өшегән җаннарны терелтү өчен дә менә дигән дәва булуына шик юк. Чөнки ул шәлләргә сабыр холыклы, саф күңелле, мөлаемлы татар әбиләренең йөрәк җылысы салынган.

Замана белән бергә

Кечкенә генә провинциаль шәһәрдә яшәүгә карамастан, әбиләр заманча карашлы, бик аралашучан, үтә кызыксынучан, яңа тенденцияләрне күзәтеп баручы һәм техник прогресстан калышмаска омтылучы ханымнар. Яшьләр телендә әйтсәк – бик текәләр!

Араларның ерак булуына карамастан, заманча технологияләр кулланып әбиләр төрле кыйтгаларда яшәп, социаль проектлар аша берләшкән җәмгыятьләр яки фикердәшләр белән еш аралашып тәҗрибә уртаклаша, иҗат офыкларын баета һәм үзләренчә күңел ачырга тырыша. Хәтта ерак Америкада да үзләре кебек җитез, уңган «коллегалары» белән телемост аша аралашырга да өлгерде. Алай гына да түгел Америка музыкантларын үзләрендә кабул итеп, «квартирник» оештырдылар. Күрешеп, гапләшеп, фикер алышып, хәл-әхвәлләр белешеп, милли ризыклар табыны артында кызыклы сөйләшү алып бардылар. «Без аңламыйбыз», – дип беркем дә читтә тормады. Аралашу-аңлашу татар, рус һәм инглиз телләрендә, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Егетләрнең берсе исә: «Мин үземне әбиемә кунакка кайткан кебек хис итәм», – дип белдерде. Истәлек итеп музыкантлар үзләре белән «Әбием» кәләпүшләрен океан артына алып китте.

Моннан тыш, күрше Свердловск өлкәсенең Новоуральск шәһәре әбиләре белән дә аралашып, аларда да зур кызыксыну уяттылар. Телемостны оештырырга Новоуральск шәһәренең «Дуслык» иҗтимагый җәмгыяте җитәкчесе Вальмир Галимов һәм Ялутор шәһәре мәчете имамы Раил хәзрәт олы ярдәм күрсәтте.

Әле күптән түгел әбиләр Урал буенда мотоцикл узышларында катнашучы хатын-кыз байкерлар белән күрешеп, алар һөнәрен үзләштерүгә көч куйды. Түбәтәйләр остазы Гашия ханым мотоциклда йөреп кайткач: «Бу онытылмаслык истәлек», – дип канәгатьләнү белдерде.

«Әбием»нең максаты – проектны җәелдерү

Ялуторда киң чагылыш тапкан «Әбием» проекты вәкилләре үз шөгыльләре белән башкаларны да таныштырып, аларда кызыксыну уятып,  проектны җәелдерү максаты белән яши. Шул исәптән Төмән өлкәсе авылларында, шәһәрләрендә төрле очрашу чаралары оештыра. Шундый очрашулар Төмән районының Муллаш авылында, Тубыл шәһәрендә узды. Өлкә шәһәрендә уза торган барлык мәдәни һәм социаль чараларда катнашып «Әбием» эшчәнлеге белән таныштырып, иҗат җимешләрен сату белән мәшгуль. Быел Төмәндә узган «Дуслык күпере» бәйрәмендә катнашып өлкә губернаторы Владимир Якушевка да татар кәләпүше бүләк иттеләр. Әлфия ханым Кәбирова үзе дә тынгы белмәс шәхес. Төрле социаль, мәдәни һәм башка проектларда катнашып, тәҗрибә уртаклашып, «Әбием» продукциясен тәкъдим итеп тора. Кыска вакыт арасында ул Казанда узган «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында, Софья шәһәрендә (Болгария) Сабантуй бәйрәмендә һ.б. чараларда катнашты.

«Әбием тарихлары»…

«Хәзерге вакытта, «Әбием» проекты кысаларында «Әбием тарихлары» публикацияләре әзерлибез, – дип хәбәр итте үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә Әлфия ханым Кәбирова. – Бәләкәй чагымда мин әбиемнең сөйләгәннәрен яратып, тын да алмыйча тыңлый идем. Барысы да кызык, әкияти, иң яхшы кинодан да өстенрәк һәм шәп иде… Кызганыч, мин бу хикәятләрнең берсен дә язып калмадым. Алар бары тик минем хәтеремдә саклана. Әбием берничә ел элек үлеп китте.. Без барыбыз да мондый тарихларны яратабыз. Алар төрле: кызыклы, моңсу һәм һәркайсы  һәр кешегә үз әбисен хәтерләтә. Мин моны әбием истәлегенә багышлап башкарам».

Мондый эштә ярдәмчеләрсез булмый. Ялутор әбиләренең дә иң якын ярдәмчеләре, дуслары, теләктәшләре бар. Менә алар:

  • Татар ханымнарының бу башлангычын хуплап, даими ярдәм күрсәтүче, җыелышырга, иҗат итәргә һәм хыялларны тормышка ашырырга мөмкинчелек тутыручы Раил хәзрәт;
  • Татар түбәтәйләренең кадерен белүче Төмән өлкәсе татарлары конгрессының башкарма директоры Ринат Насыйров;
  • Халыкны «Әбием» проекты белән даими таныштырып баручы журналистлар Гөлнур Вәлишина, Софья Хәйруллина һәм Ләйсән Хөрмәтуллина;
  • Һәм, әлбәттә, партнерлар!

«Әбием» проекты вәкилләре аларның һәркайсына һәм интернет-кибет клиентларына олы рәхмәтләрен җиткереп уңышлар тели.

Мөнирә СӘГЫЙДУЛЛИНА
“Халкым минем” газетасы
2017 ел, ноябрь

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*