tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Елыбыз нәтиҗәле узды
Елыбыз нәтиҗәле узды

Елыбыз нәтиҗәле узды

Үтеп баручы 2017 ел “Иман” татар яшьләре берлеге өчен кызыклы да, файдалы да, күп төрле чараларга да бай булды.

Гыйнвар аенда ук җиң сызганып эшкә тотындык. Иң элек без ата-аналар көнен уздырдык. Алар безнең оешма эше белән һәрдаим кызыксынып торалар. Үзебезнең уңышлар, башкарган эшләр турында сөйләгәндә, күзләрендә безнең белән горурлану чаткыларын күрдек. Бүген без тел, милләт сагында торабыз, мәдәниятебезне, сәнгатебезне саклау өчен үз өлешебезне кертәбез икән, иң беренче чиратта бу әти-әниләребезнең тәрбиясе. Без аларга бик рәхмәтле! Шулай ук гыйнварда «PRорыв» сменасында катнаштык. Проектлар язу буенча өстәмә белем алдык.

Бүген Удмуртия татар яшь­ләрен “Татар кызы” проектыннан башка күз алдына китереп булмый. Быел да яз аенда гүзәлләр конкурсы гөрләп узды. “Иман” яшьләр берлеге аны уздыру өчен үзенең зур өлешен кертте. Шунысы сөендерә: “Татар кызы” финалында катнашучылар “Иман” берлегенә кушылып, аның актив вәкилләренә әвереләләр. Димәк, безнең сайлаган юлыбыз, куелган максатларыбыз дөрес.

Ел саен үткәрелә торган “Чәк-чәк” бәйрәме быел башка төрле форматта үтте. Элек ул концерт формасындагы акция булса, быел гаилә бәйрәменә әверелде. Яшьләрнең әти-әниләре, әби-бабайлары белән әзерләнеп килүләре, балаларның катнашуы – яшь гаиләләрне татар мохитенә тарту өчен уңышлы адым булды дип саныйм. Киләсе елда катнашучылар саны тагы да күбрәк булыр дип ышанам.

2016 елда татар яшьләре слётын уздыра алмаган идек. Быел Ижау, Можга, Воткинск шәһәрләреннән, республиканың төрле районнарыннан, Татарстаннан һәм Башкортстаннан яшьләр җыелды. Кичке учак янында сөйләшүләр, милли уеннар, кечкенә Сабантуй, туган телебездә генә аралашу – слёт әнә шулай яшьләрчә дә, файдалы да узды. Чираттагы слётны уздыру өчен инде 2018 елның җәен түземсезләнеп көтәбез. Аны тагы да зуррак масштабта уздырырга телибез.

“Иман” татар яшьләре уздырган чараларның, акцияләрнең, мастер-классларның барысын да санап бетерерлек кенә түгел. Аларның һәрберсе яшьләрдә милли үзаңны, халкыбыз тарихына, аның бай мирасына, туган телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли. Быел сафларыбыз тагы да артканга сөенеп туя алмыйбыз. Ел башында җыелышларга 7-10 кеше йөрсәк, хәзер килүчеләр саны 15-25 кешегә җитә. Кечкенә бүлмәбездә утырырга түгел, басып торырга да урыннар җитми. Күп булгач, куелган мәсьәләләрнең чишелешләре, сорауларга җаваплар тизрәк табыла.

Декабрь аенда мин үз вазифаларымны яңа рәискә — Гүзәлия Кашаповага тапшырдым. Ул ике ел дәвамында минем уң кулым, һәр эштә зур ярдәмчем булды. Ул “Иман” яшьләре берлеге эшчәнлеген тагын да җәелдерер, милләт өчен файдалы эшләр башкарыр, дип ышанам. Киләсе елда да шулай бердәм булып калыйк, ә сафларыбыз тагын да артсын, дип телим.

Гөлфия Әхтәмова, Ижау шәһәре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*