tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әстерханда балалар өчен Корбан бәйрәменә багышланган чара оештырдылар
Әстерханда балалар өчен Корбан бәйрәменә багышланган чара оештырдылар

Әстерханда балалар өчен Корбан бәйрәменә багышланган чара оештырдылар

Әстерхан өлкәсендә 77 меңнән артык татар яши. Биредә милли йолаларыбызны, бәйрәмнәребезне даими үткәреп торалар. Шәһәрдә Корбан бәйрәме уңаеннан, балалар өчен инде 4 нче ел матур чара оештырыла. Монда алар аралаша, таныша, уеннарда катнаша, чәй табыны янында сыйлана. Быелгы бәйрәмдә балаларны һәм аларның әти-әниләрен котларга Васил Шәйхразиев, Әстерхан өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рәүф хәзрәт Җантасов, “Дуслык” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әнвәр Алмаев килде. Милли шура рәисе балаларны һәм аларның әти-әниләрен бәйрәм белән котлады. Әстерхан өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рәүф хәзрәт Җантасов белән чараны уздыру хакында фикер алышты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*