tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Европадагы милләттәшләребез Казанда кунак булып киттеләр
Европадагы милләттәшләребез Казанда кунак булып киттеләр

Европадагы милләттәшләребез Казанда кунак булып киттеләр

17 июнь көнне 19 сәгать 20 минутта Казан – Франкфурт-на-Майне – Казан арасында эшли башлаган туры рейс белән Татарстан башкаласына 31 милләттәшебез килгән иде. Әлеге көнне аларны аэропорттан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм аның беренче урынбасары Данис Шакиров каршы алдылар.  Бельгия, Франция, Германия һәм Нидерландтан килгән татарлар өчен Казан шәһәре буйлап экскурсияләр һәм башка мәдәни программалар уздырылды. Кунаклар Казан кирмәне, Кол Шәриф мәчете, Казанның 1000 еллык музее, Татарстан Республикасының Милли музее белән таныштылар, Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгына да сәфәр кылдылар. Шулай ук алар Бөтендөнья Татар конгрессы рәисе Ринат Закиров белән рәсми очрашуда да катнаштылар.

Бүген 20 июнь көнне милләттәшләребез Казан – Франкфурт-на-Майне – Казан рейсы белән кире үз илләренә очып киттеләр.

Булат Ибраһимов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*