tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фестиваль тәмам
Фестиваль тәмам

Фестиваль тәмам

Халыкара театр көнендә Ульяновск шәһәрендә Барый Тарханов исемендәге татар халык театрлары Фестивале тәмамланды. Алдагы елларда анда өлкә авыл районнарында эшләүче үзешчән театрлар гына катнашкан булса, быел анда Татарстан һәм Чувашстаннан да халык  коллективлары  чыгыш ясады. Фестиваль  барган көннәрдә кунакка – Әтнә татар дәүләт драма театрының да килүе семберлеләр өчен зур бүләк булды.

Ульяновск өлкәсе авылларында 60 нчы еллардан бирле дистәләгән татар театрлары эшләп килсә дә,  мондый төрдәге фестиваль әле  өченче тапкыр   гына уздырыла. Ике ай дәвам иткән театр фестивалендә быел унбер коллектив чыгыш ясады.

Спектакль башланырга әле берничә сәгать булса да, мәдәният йортының грим бүлмәләрендә үзешчән артистлар сәхнәгә әзерлек эшләренә күптән тотынган иде инде.

   Фестивальгә әзерлек чорында байтак коллективларга яңа реквизитлар, декорацияләр эшләнеп, яңа костюмнар да тегелгән. Аларның берничәсе “Халык коллективы” исемен алу өчен дә көч сынашачак.     “Без татар телен аңламасак та, артистларның хәрәкәтенннән, йөзләрендәге эмоцияләрдән әсәрдә сүз ни турында барганын аңлап утырдык”, ди  Ульяновск өлкәсенең халык мәдәнияте Үзәге режиссеры,  комиссия әгъзасы Марианна Тутолмина.

Гыйнвар аенда башланган татар театры бәйрәме бүген азагына якынлашты. Шул вакыт аралыгында әлеге спектакльләрне ике меңнән артык тамашачы карады. Кайбер көннәрдә хәтта тамаша залында күпләргә  урын да җитмәде.

         Фестивальгә тәкъдим ителгән спектакльләрнең жанры чикләнмәгән – кем нәрсә булдыра ала шуны күрсәтә. Бу хакта фестивальне  йомгаклап театр коллективлары белән булган очрашуда мәдәният министрлыгы хезмәткәрләре дә ассызыклап узды.  “Сез чын мәгънәсендә менә дигән артистлар. Уйлавымча, тамашачылар минем белән килешер – сез “Халык коллективы” дигән мактаулы исемне йөртергә бик лаек. Сезне халык артистлары дияргә була”, ди    комиссия әгъзасы, Халыклар мәдәнияте Үзәгенең  әйдәп баручы методисты  Татьяна  Драгунова

Чынлы районы Кәшә авылы мәдәният йортында элек-электән берничә үзешчән сәнгать коллективы эшләп килгән. Шунысы игътибарга лаек-театр коллективы белән татар авылына кияүгә чыккан рус кызы җитәкчелек итә.

Ульяновск шәһәренең “Киндяковка” мәдәният сарае каршында эшләүче  “Нур”  театр төркеме исә халкыбызның бик күп йолаларын үз эченә алган армиягә солдат озату күреншеләрен сәхнәләштергәннәр.

Ульяновск татар мәдәният үзәге каршында эшләүче театр труппасы өлкәдәге иң яшь колективларның берсе. Алар тамашачылар хөкеменә Хәбир Ибраһимның “Фидан+Зөһрә”тәкъдим иттеләр. Үзешчәннәр сәхнәдә суфлерсыз эшләделәр. Һәм шуны да әйтергә кирәк, бүген алар “Халык коллективы” исемен алу өчен мәдәният министрлыгы комиссиясе алдында  да имтихан тота.  

Әйткәнемчә, быелгы фестивальдә Татарстанның Буа һәм Чувашстанның Батыр районнарыннан да коллективлар катнашты. Кыр Бикшеге авылыннан килгән төркем Чувашстандагы бердәнбер татар театры.

 Ике ай дәвам иткән фестивальне ябу тантанасында төрле номинацияләрдә “Лауреат” исеменә лаек булган  һәр иҗат коллективына  да өлкә мәдәният   министрлыгының дипломнары, кубоклар, һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Иң сөенечлесе- фествиальдә катнашкан өч үзешчән театрга  “Халык коллективы” дигән дәрәҗәле исем бирелде.

Ә бу исә үз чиратында аларга режиссер һәм музыка җитәкчесе өчен  ике ставка алу мөмкинлеге ачачак.

Рамис Сафин,  Ульяновск өлкәсеннән

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*