tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Финляндиядән килгән татарлар белән очрашу узды
Финляндиядән килгән татарлар белән очрашу узды

Финляндиядән килгән татарлар белән очрашу узды

Бүген, 4 август көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының актлар залында Финляндиядән килгән татарлар белән очрашу узды.

Очрашуны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, рәиснең беренче урынбасары Данис Шакиров һәм чит илләрдәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева уздырдылар.

Очрашу барышында Ринат Зиннур улы милләттәшләребезне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының эшчәнлеге белән таныштырды. Финляндия татарлары үз чиратында милләтне саклап калу һәм үстерү буенча башкарган эшләренең нәтиҗәләре белән бүлештеләр.

Финляндиядән делегация составында 27 милләттәшебез килгән иде. Алар 11 августка кадәр Казанда булачаклар. Бүген милләттәшләребез Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында спектакль карыячаклар, ә иртәгә алар Татарстан белән танышуларын Болгар шәһәрендә дәвам итә. Шулай ук программада кунаклар  өчен Татарстан Республикасының милли музеена, Иске татар зиратында Г.Тукай каберенә зиярат кылу, Түбән Новгород өлкәсенең Сергач шәһәренә, өлкәдәге татар авылларына бару каралган.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*