tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Флорид Әгзамовны искә алып, журналистиканы үстерү юлларын эзләү
Флорид Әгзамовны искә алып,  журналистиканы үстерү юлларын эзләү

Флорид Әгзамовны искә алып, журналистиканы үстерү юлларын эзләү

15 февральдә Казан университетында әлеге уку йортының журналистика факультетында беренче декан булган Флорид Әгъзамов истәлегенә багышланган “Әгъзамов укулары” Халыкара фәнни-гамәли конференциясе үтәчәк. Аны КФУ ның социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбе һәм Татарстан Журналистлар берлеге оештыралар. Рус, татар, инглиз телләрендә барачак бу конференциядә милли медиасистемалар үсеше, санлы коммуникацияләр, заманча радио һәм телевидение, мәгълумат мохите челтәрләре, Казан журналистика мәктәбе традицияләре һәм казанышлары каралачак.

Бк кызыклы һәм мөһим чарада Бөтендөнья татар конгрессының мәълүмат һәм аналитика идарәсе вәкилләре дә катнашып, мәгълуматнең милли үсешкә тәэсиренә бәйле актуаль мәсьәләләр турында чыгыш ясаячаклар.

Сораулар һәм тәкъдимнәр белән [email protected] адресы хат белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*