tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халык язучысы, тарихи романнар авторы Мөсәгыйть Хәбибуллин вафат
Халык язучысы, тарихи романнар авторы Мөсәгыйть Хәбибуллин вафат

Халык язучысы, тарихи романнар авторы Мөсәгыйть Хәбибуллин вафат

2019 елның 4 гыйнварында Татарстанның халык язучысы Мөсәгыйть Хәбибуллин вафат булды. Мөсәгыйть Хәбибуллинга 25 декабрьдә 91 яшь тулган иде. Соңгы елларда ул авырып яткан.

Хикәяче, романчы, публицист Мөсәгыйт Мөдәррис улы Хәбибуллин 1927 елның 25 де¬кабрендә Оренбург өлкәсенең Абдуллин районы Габдрахман авылында туа. М.Хәбибуллинны популяр язучы-прозаик итеп таныткан әсәрләр — тарихи романнар сериясе: «Кубрат хан», «Илчегә үлем юк», «Шайтан каласы», «Хан оныгы Хансөяр», «Аллаһы бүләге», «Батый хан һәм Ләйлә», «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Атилла» романнары.

«Кубрат хан» романы өчен М.Хәбибуллин 2003 елда Татарстан Рес-публикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Мәрхүм белән хушлашу 5 нче гыйнварда, 11.00 сәгатьтә Язучылар берлегенең Тукай клубында булачак. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгы хәбәр итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*