tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халыкара Туган тел көне
Халыкара Туган тел көне

Халыкара Туган тел көне

21 февраль – Халыкара Туган тел көне уңаеннан Бөтендөнья татар яшьләре форумы  Россия регионнарында һәм чит илләрдә узачак чаралар буенча дайджест әзерләде.

?Башкортостан Республикасы, Уфа: 21 февраль, “Ихлас” мәчетендә язучылар белән чара узачак. 24 февраль – Татар халкының үсеш стратегиясе буенча җыелыш.

?Карачаево-Черкессия Республикасы, Черкесск: Татарча көн. Бер сүз дә русча әйтмәскә

?Коми Республикасы, Ухта: Ретро-вечеринка (2 март)

?Краснодар өлкәсе, Краснодар: “Татар теленең киләчәге” темасына багышланган түгәрәк өстәл (16:00). Анкетирование, дискуссия, Краснодар шәһәрендә һәм Кубань буенча татар телен саклау буенча идеяләрне туплау

?Мордовия Республикасы, Саранск: “Ислам- татарская идентичность и наследие предков” чарасын уздыру

?Мәскәү:
– Яшьләр советы дискуссия һәм земләчечтво студентлары арасында Муса Җәлил шигырләрен уку буенча социаль челтәрләрдә акция уздыралар
– Туган тел көненә багышланган “Туган телем – дөньяга ачкыч” семинары

?Мәскәү өлкәсе: “Tatar Speaking Club” (21 февраль, 19:30)

?Омск өлкәсе, Омск:
– Омск өлкәсенең татар яшьләре союзы “Туган телнең киләчәге” темасына дискуссия
– “Заман” үзәге “Татар теленең киләчәге” темасына дискуссия

?Пенза өлкәсе, Пенза: “Татар теленең киләчәге” темасына түгәрәк өстәл

?Санкт-Петербург: Балалар үзәге өчен кашыкларны милли орнаментта бизәү

?Чиләбе өлкәсе, Чиләбе: Ачык дәресләр

?Казахстан:
– Татар теле дәресе
– Түгәрәк өстәл

?Төркия: Уен форматында татар телендә сөйләшү (2 март)

?Австралия: Австралия татар мәктәбендә ачык дәрес

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*