tatruen
Баш бит / Яңалыклар / I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр съезды делегатлары килә башлады

I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр съезды делегатлары килә башлады

24 март иртәсеннән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бинасына I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр съезды делегатлары килә башлады.

Билгеле булганча, съезд делегатлары итеп 33 РФ төбәгеннән 200 кеше сайланган. Күпчелеге – татарларның тарихи яшәгән Идел-Урал, Себер төбәкләреннән, Татарстаннан тыш иң күп санлы делегация – 30 кеше Башкортстаннан. Шулай ук Казахстаннан вәкилләр катнашуы көтелә.

Төштән соң делегатлар һәм кунаклар “Казан” милли-мәдни үзәгендә РФ төбәкләрендәге татар авыллары тарихына багышланган китаплар күргәзмәсе белән танышачаклар. Күргәзмәгә меңнән артык китап куелачак. Шунда ук, “Казан” милли-мәдәни үзәгендә  ТФА Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты галимнәре катнашында түгәрәк өстәл үтәчәк.

 

Кич белән “Казан” милли-мәдәни үзәгенең залында «Дөнья тарихында Алтын Урда» («Золотая Орда в мировой истории») китабын тәкъдим итү кичәсе узачак.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*