tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Идел” яшьләр җәйләвендә РФ яшьләренең “Төркиләр алтыны” форумы үтте
“Идел” яшьләр җәйләвендә  РФ яшьләренең “Төркиләр алтыны”  форумы үтте

“Идел” яшьләр җәйләвендә РФ яшьләренең “Төркиләр алтыны” форумы үтте

РФ Милләтләр эшләре агентлыгы 16-20 сентябрьдә Казанда оештырган V Бөтенроссия төрки яшьләр форумында илнең 18 төбәгеннән килгэн 150 егет һәм кыз катнашты. “Төркиләр алтыны” – “Золото тюрков” шигаре астында оештырылган бу форумда татар, башкорт, карачай, чиркәс, якут, хакас һәм башка төрки милләт вәкилләре милли һәм социаль темаларга лекцияләр тыңладылар, төрле бәйгеләрдә, диспутларда, махсус оештырылган сабан туенда  катнаштылар.

Форум Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгының  Боровое Матюшино авылындагы “Идел” яшьләр җәйләвендә үтте, шулай ук Казанның тарихи урыннарына экскурсияләр оештырылды.

Форумда катнашучылар хәзерге заманда милли үзенчәлекләрне саклау, яшьләрнең рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү, заманча проектлар төзү, грантлар алу  буенча  тәҗрибәле экспертлардан сабак алдылар. Төрки яшьләр алдында сәясәтчеләр, галимнәр, М.Ломоносов исемендәге Мәскәү университетының дәүләт идарәсе институты укытучылары чыгыш ясап, кызыклы мастер-класслар үткәрделәр.

РФ Милләтләр эшләре агентлыгы җитәкчесе урынбасары Станислав Бердин,  киңәшчеләр Шамиль Джафаров, Анна Полежаева, РФ Чит ил эшләр минстрлыгының дипломатик академиясе доценты Владимир Аватков  кебек белгечләрнең лекцияләре төрки яшьләр лидерлары өчен бик файдалы булды. РФ Дәүләт Думасының милләтләр эшләре комитеты рәисе, атаклы футбол тренеры Валерий Газзаев, аның урынбасары, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Ильдар Гыйльметдинов, Дүләт Думасы депутаты, ике тапкыр Олимпия уеннары чемпионы Ирек Зиннуров, ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова кебек шәрәфле кунаклар  белән очрашу да яшьләрдә яхшы тәэсир калдырды.

Шимбә көнне, 19 сентябрьдә, төрки яшьләр форумында катнашучылар Казанның истәлекле урыннарында булдылар. Яңа ачылган Милли китапханәдә алар Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм РФ Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе Вячеслав Никонов  белән очраштылар. ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов,  РФ Дәүләт Думасының милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары  Илдар Гыйльметдинов  катнашлыгында үткән кызыклы диалогта абруйлы канун чыгаручыларның бүгенге актуаль мәсьләләр турында фикерләре яңгырады.

Шимбә кичендә форумның финалы да кызыклы оештырылды. Милли мәсьәләләр буенча социаль проектлар турында  лекция белән   Анна Синеглазова чыгыш ясады. Форумда катнашучыларның тәкъдиме буенча әзерләнгән яңа проектларны тикшерү, кызыклы иҗади программа “Идел” яшьләр җәйләвендә үткән бу җыенның гамәли нәтиҗәсе буларак истә калачак.

Римзил Вәлиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*