tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Экспорт / Игътибар! “Татар авылы” конкурсының вакыты озыная.
Игътибар! “Татар авылы” конкурсының вакыты озыная.

Игътибар! “Татар авылы” конкурсының вакыты озыная.

РАСЛЫЙМ:

Бөтендөнья татар конгрессының

Милли Шура рәисе

В.Г. Шәйхразыев

 

 

“Татар авылы” конкурсы нигезләмәсе                     

 12+

Бөтендөнья татар конгрессы сайты, “Татарлар” газетасы белән берлектә “Татар авылы” конкурсын үткәрү турында

                                НИГЕЗЛӘМӘ                                

            1. Гомуми нигезләмәләр
1.1. “ Татар авылы” конкурсның (алга таба Конкурс) оештыручылары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты (алга таба Конгресс) һәм “Татарлар” газетасы (алга таба газета );
1.2. Конкурс турында Нигезләмә конгрессның рәсми сайтында (https://tatar-congress.org) “Рәсми басма” сәхифәсендә урнаштырыла.
1.3. Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырыла;
1.4. Конкурска бер генә хезмәт килсә/яисә бер хезмәт тә кермәсә, Конкурс үткәрелмәде дип таныла.

2. Конкурсның максаты һәм бурычлары:
2.1. Конкурсның максаты – татар авылларының матурлыгын, төзеклеген күрсәтү.
2.2. Татар авылларында яшәүче тырыш кешеләрне, булдыклы эшмәкәрләрен, игелекле меценатларын барлау, аларның хезмәтләрен күрсәтү, милләттәшләребез арасында таныту.
2.3. Бөтендөнья татар конгрессы сайтын һәм “Татарлар” газетасын популярлаштыру.

3. Конкурсның номинацияләре
3.1 Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
I. “Авылым бизәкләре” – фотоконкурс
II. “Авылым кешеләре” – фотоконкурс
III. “Авылым бизәкләре”, “Авылым кешеләре” – дигән темага инша язу.
3.2 Һәр номинация буенча I нче, II нче, III нче урыннар һәм Гран-при билгеләнәчәк.

4. Конкурста катнашучыларга таләпләр:
4.1 Конкурста 12 яшьтән өлкәнрәк булган, Татарстан, Россия һәм чит илләрдә яшәүче һәркем катнаша ала.
4.2 Конкурста катнашучы “Конкурс номинацияләре” шартларына туры китереп, “Авылым бизәкләре” номинациясендә авылындагы иң матур, истәлекле, тарихи урыннарны, бизәкле татар йортларын һ.б. фотога төшереп җибәрергә тиеш. Шунда ук ким дигәндә 5 җөмлә белән бу урыннар турында аңлатып язарга. “Авылым кешеләре” номинациясендә авылда гомер итүче тырыш, булдыклы, хөрмәткә лаек, оста куллы, сәләтле, милләтенә хезмәт итүче һ.б. асыл сыйфатларны үзенә алган кешеләрне һәм аларның эшләрен фотога төшереп, ул шәхес хакында 5 җөмләдән дә ким булмаган аңлатма язарга кирәк.
4.3 Конкурста катнашучы әлеге Нигезләмәнең 5 бүлегендә бәян ителгән тәртиптә һәм күрсәтелгән шартларны, таләпләрне үтәп, фото һәм язмаларны # конкурстатаравылы хештегы белән билгеләп, @tatarcongress, @tatarlar_kongress, @gulnazshayhi , @endzhe06, аккаунтларына язылып инстаграмга урнаштырырга тиеш.
4.4 “Авылым бизәкләре”, яисә “Авылым кешеләре” темаларына инша [email protected] адресы белән юлланырга тиеш.
4.5 Катнашучы конкурсның берьюлы берничә номинациясендә катнаша ала.

5. Конкурсны үткәрү шартлары һәм таләпләре
5.1 Конкурска тәкъдим ителүче фотолар 3 тән дә ким булмаска тиеш.
5.2 Конкурста катнашучы фотолар астына 5 җөмләдән дә ким булмаган аңлатманы язарга тиеш. Авылның исемен, “Авылым кешеләре” номинациясендә геройның исем – фамилиясен һәм соңыннан катнашучы үзенең исем-фамилиясен дә күрсәтергә тиеш.
5.3 Катнашучы фотоларны #конкурстатаравылы хештегы белән билгеләп, @tatarcongress, @tatarlar_kongress, @gulnazshayhi , @endzhe06, аккаунтларына язылып, инстаграмга урнаштырырга тиеш.
5.4 “Авылым бизәкләре” һәм “Авылым кешеләре” темаларына инша күләме басма хәрефләр белән язылган А4 форматында 2 (ике) биттән артмаска тиеш. Инша белән бергә язмада сүз барган геройның фотосы, оста куллы булса, эшләренең фотосы да җибәрелергә тиеш. Хезмәтләр [email protected] почтасына юлланырга тиеш.
5.5 Конкурс эшләрен кабул итү срогы тәмамланганнан соң алынган конкурс эшләре каралмый.
5.7. Конкурска старт 2020 елның 14 февралендә бирелә. Ул 10 мартка  кадәр дәвам итәчәк.
5.8. Оештыручылар финалга чыгучыларны сайлап ала. Ул фото һәм иншалар конгресс сайтына урнаштырыла. Җиңүчеләр тавыш бирү юлы белән билгеләнә. Аларның исемнәре Бөтендөнья татар конгрессы сайтында һәм конгресс инстаграмында игълан ителә. Нәтиҗәдә, Гран-при алган ике җиңүченең туган авылында, артистлар белән берлектә, матур тамаша да оештырылачак. Җиңүчеләрне бүләкләү көне һәм вакыты алдан хәбәр ителә.
5.9 Конкурска җибәрелгән эшләрне оештыручылар Конгрессның сайтына, шулай ук инстаграм битенә куярга хокуклы. Иншаларның лаеклыларын, фотолары белән бергә, “Татарлар” газетасында бастыру оештыручылар хокукында.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*