tatruen
Баш бит / Яңалыклар / III Бөтенроссия Ык буе авыллары Сабан туена багышланган матбугат конференциясе узды
III Бөтенроссия Ык буе авыллары Сабан туена багышланган матбугат конференциясе узды

III Бөтенроссия Ык буе авыллары Сабан туена багышланган матбугат конференциясе узды

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында  Ык буе авыллары Сабан туе һәм фәнни-гамәли чарага багышланган матбугат конференциясе булып узды. Татарстан журналистларын булачак чаралар белән галим-археолог, ТРның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте Советы рәисе Альберт Борһанов, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев, Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Ләйсән Нурлыева таныштырдылар.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 14-15 июнь көннәрендә “Ык елгасы бассейнында кеше һәм табигать. Актаныш районы: тарих һәм мәдәният мәсьәләләре” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция һәм 16 июнь көнне III Бөтенроссия Ык буе авыллары Сабан туе узачак.

Матбугат конференциясенең видеоязмасын түбәндәге сылтама аша карый аласыз: https://tatar-inform.tatar/video/1399/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*