tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илнар хәзрәт Зиннәтуллин: Чын ирне хатын-кыз тәрбияли
Илнар хәзрәт Зиннәтуллин: Чын ирне хатын-кыз тәрбияли

Илнар хәзрәт Зиннәтуллин: Чын ирне хатын-кыз тәрбияли

II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездында Казан шәһәрендәге “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Илнар хәзрәт Зиннәтуллин үз чыгышында гаиләдә ир баланы чын ир итеп хатын-кыз тәрбияләргә тиеш, дип белдерде. “Юк бит ул чын ирләр,”-дип зарланучы ханымнарга җавабым гади.

  • Чын ир су астыннан да калкып чыкмый, агачта да үсми. Аны хатын-кыз тәрбияли. Бу аның вазыйфасына керә. Әти тәрбиясе дә әни кеше аркылы бирелә. Әгәр баланы әни кебек үк әти дә тәрбияли башласа: ашатып, күлмәк-ыштанын юып, бала әти белән әнине аермый башлый. Әни кеше улына да, кызына да “Әтиегез кайта,”-дип торса, бала тәртип бозса әнинең әтисенә әйтәсен белә. Гаилә башлыгы баласына бер тапкыр да тавыш күтәрмәскә, ачуланмаска мөмкин. Әгәр әни дөрес тәрбия бирсә, ул әтисе ачуланыр дип, куркып тора. Тәртип бозмый. Ир кешегә хөрмәт була. Ирнең тынычлыгы да хатын-кызга бәйле.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*