tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иртәгә IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы ачыла
Иртәгә IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы ачыла

Иртәгә IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы ачыла

24 апрельдә IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы эшен башлап җибәрә.

Иртәнге сигездән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында делегат ханымнарны теркәү башлана. Кунакханәләргә урнашкач, төшке аштан соң форум кунаклар өчен Казан буйлап өч сәгатьлек экскурсия оештырыла. Шуннан соң форум өч секциядә эшен башлап җибәрәчәк.

“Мәгариф системасында милли тәрбия” (ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Дзержинский ур.,3), “Милли мәдәни мирасны саклап калу һәм үстерү” (ТР Мәдәният министрлыгы, Пушкин урамы, 66/33) , “Татар халкының тәрбия системасында кулланышта булган яңа проектлар” («Казан» милли мәдәният үзәге, Пушкин ур., 86)  дип исемләнгән секцияләр эшләячәк.

Кичке аштан соң форум делегатлары К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында “Казан” бию ансамбле концертын караячак.

Билгеле булганча, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә агымдагы елның 24-26 апрель көннәрендә IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумын үткәрә.

Быелгы форумда Татарстан Республикасының 43 районыннан, Россия Федерациясенең 53 регионыннан, 22 Ерак һәм Якын чит илләрдән 500 делегат катнашачак. Шулай ук чарада махсус чакырылган, мәртәбәле кунаклар катнашуы да көтелә.

Форумның пленар утырышы 25 апрель көнне К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында узачак. Шулай ук монда халык осталары һәм һөнәрчеләре җитештергән товарлар күргәзмәсе дә оештырыла. Соңыннан делегатлар Казан Ратушасының Колонналар залына узачак “Калфак туе” чарасында катнашачаклар.

26 апрель көнне форум делегатлары бөек шагыйребез Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салачак.

Форум да катнашучылар шулай ук К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында “Казан” бию ансамбле концертын, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Г. Тукайның 130 еллыгына багышланган тантаналы кичәне тамаша кылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*