tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Пенәгәр авылы мәчетенең 180 еллык тарихи бәйрәмен билгеләп узачаклар
Иске Пенәгәр авылы мәчетенең 180 еллык тарихи бәйрәмен билгеләп узачаклар

Иске Пенәгәр авылы мәчетенең 180 еллык тарихи бәйрәмен билгеләп узачаклар

30 июль көнне Киров өлкәсенең Нократ Аланы районы Иске Пенәгәр авылы мәчетенең 180 еллык тарихи бәйрәмен билгеләп узачаклар. Чара 30 июль көнне иртәнге сәг.10да башланачак. Сәг.13:00 да Киров өлкәсе мөселманнары Корылтае үз эшчәнлеген башлап җибәрәчәк. Бәйрәмнең мәдәни өлешенә килгән тамашачылар Миңгол Галиев башкаруында мөнәҗәтләр һәм “Кояш” ансамбле башкаруында бәетләр ишетә алачак. Шулай ук олы тантанага мәртәбәле кунаклар буларак Киров өлкәсе губернаторы – Никита Белых,  Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти – Тәлгать Таҗетдин, Татарстан районнарының имамнары чакырулы.

Иске Пенәгәр авылы мәчете тарихы:

Архив документларына караганда Иске Пенәгәр авылы мәчете 1835 елда салынган, иң беренчеләрдән нмам-хатыйп булып Габдрахман Мохәммәтсафин торган. Ул 1867 елның 5 октябрендә Указ алган (N10708). Аннан сон аның улы Гомәр Мөхәммәтсафии, 1890 елның 29 сентябрендә Указ (N5778) алып, имам булын торган.

Диннең хөкүмәт тарафыннан иң нык кагыл ган-сугылган сугышка кадәр һам аннан соңгы елларда Габдрахман мулланың оныгы Муллахмәт улы Муллахтәм мулла булып тора. Ул 1900 елда туган, Мәчкәрә мәдрәсәсендә белем алган, зур гыйлем иясе булган (1965 елның мартыңда вафат). Авыл халкы аны «шәкерт абый» дип йөрткән.

Муллахтәм абыйдан соң Хисаметдин, Әхмәтгали, Газизулла абыйлар бер-бер артлы мулла булып торганнар. 1970нче еллардан 2006 елның җәй уртасына кадәр бу җаваплы эшне Камил абый Корбангали улы алып барды. 2006 елның 13 июленнән имам-хатыйб итеп Нәҗметдинов Зиятдин Мөхәррәм улы сайланып куелды.

Мәчет төрле елларда берничә мәртәбә яңартыла. 1990 елның апрелендә манара һәм түбәсе калай белән, стенасы обшивка белән тышлана.

2006-2014 елларда мәчет эчендә һәм тышында зур төзелеш эшләре башкарыла:

2007нче елда эчке ягы ремонтлана, подвалда бүлмәләр ясала;

2008нче елда тышы яңартыла;

2010нче елда янкорма һәм тәһарәтханә төзелә;

2011нче елда ишегалдына таш плитә җәелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*