tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайгынамә
Кайгынамә

Кайгынамә

Бүген Башкортстаннан кайгылы хәбәр килеп иреште.  Уфа шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы  һәм хезмәт ветераны, Брест ныгытмасы сакчысы, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, РСФСРның атказанган укытучысы, Мәгариф отличнигы, 100 яшьлек Ришат ага  Исмәгыйлев бакыйлыкка күчте.

Бөтендөнья татар конгрессы Ришат Сәлих улы Исмәгыйлев вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел,  урыны җәннәт түрендә булсын.

Ришат Сәлих улы Исмәгыйлев 1920 нче елның 15 нче апрелендә Башкорт АССРның Нуриман районы Нимесләр авылында туган. Бөек Ватан сугышы ветераны, гомерен мәгариф тармагына багышлаган шәхес. Ул  60 ка якын хезмәт авторы, быел якташлары соравы буенча, Салих Исмәгыйлев хөрмәтенә, үзе исән чагында Башкортстандагы Кушнаренко һөнәри көллиятенә истәлек тактасы куелды. Байгилде авылы лицеена Бөек Ватан сугышы ветераны, мәртәбәле укытучының исеме бирелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*