tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Каз канаты каурый-каурый. Бүген Казан үзәгендә “Каз өмәсе” гөрләде
Каз канаты каурый-каурый. Бүген Казан үзәгендә “Каз өмәсе” гөрләде

Каз канаты каурый-каурый. Бүген Казан үзәгендә “Каз өмәсе” гөрләде

Казан үзәгендә урнашкан Иске Татар бистәсе бүген җыр, шатлыклы көлешүләрдән яңгырап торды. Ул үзенә казанлыларны, кунакларны, туристларны да җәлеп итте. “Татар утары”нда шулай гөрләшеп, “Каз өмәсе”н уздылар. Быел ул биредә 3 нче тапкыр үткәрелә.

“Каз өмәсе” – безнең халкыбызның иң матур йолаларының берсе. Авыл кешесе яздан ук бәбкәләрне асрый, тәрбияли. Көз көне, көннәр суыткач, күршеләре, туганнары белән бергә өмә оештыралар. Каздан бит бик күп тәмле ризыклар әзерләнә. Туй, никах мәҗлесләре дә пар казларсыз үтми.

“Безнең ресторанда зур бәлеш, өчпочмак пешерәбез, каз ите белән салатлар да ясыйбыз. Шуңа күрә “Каз өмәсе”н үзебездә уздырырга, аны халыкка күрсәтергә булдык,”- ди “Татар утары” генераль директоры Венера Шаһиәхмәтова.

“Каз өмәсе” ничек үткәрелгән? Халкыбызның борынгы йоласын тамашага җыелган халыкка Г. Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары уйнап күрсәтте. Каз йонын йолку тәртипләрен дә аңлаттылар, өмәгә килгән яшьләрнең ничек күңел ачканлыгын да күрергә мөмкин иде. Халкыбызның җырларын, уеннарын да искә төшерделәр.

Тамаша ахырында “Каз өмәсе”нә җыелган халык, артистларга кушылып, рәхәтләнеп биеде дә. “Татар утары” әзерләгән, мичтә пешкән коймак белән чәй дә эчтеләр. “Яшлегебезгә кайтып килдек,”-диде өлкәннәр. Тамашачы арасында яшьләр, башка милләт вәкилләре дә бар иде. Алар: “Татар телендә булса да, без барсын да аңладык. Бик ошады. Татар халкы бай тарихлы халык,”- дип уй-кичерешләре белән уртаклаштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*