tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан Себер белән Кырымны кавыштырды
Казан Себер белән Кырымны кавыштырды

Казан Себер белән Кырымны кавыштырды

Кырымның иң тарихи һәм иң гүзәл урыннарыннан саналган Бахчасарай шәһәрендә “серле” гаилә теркәлде. Бу гаиләнең теркәлүенә Казан гаепле.

2014 елда Бөтендөнья татар яшьләре форумы көннәрендә себер егете Әнвәр Тушаков Кырымнан килгән Зәнифә белән танышып, дуслашып бер ел дәвамында аралашып яши.

2015 елның октабрь аеның иң матур бер көнендә Кырымда, данлыклы Бахчасарайда, ике бөек ханлыкның дәвамчылары булган  яшь йөрәкләрнең кавышулары –никахлашу бәйрәме уза.

Әнвәр Тубыл шәһәрендә, Себер илендә киң танылган Гаитов-Тушаковлар гаиләсендә өченче бала булып туа. Абыйлары Рәшит белән Рөстәм дә татар кызларына өйләнеп гаилә коралар. Рөстәм исә хәләл җефете Алсу белән Казанда Татар яшьләре көннәрендә таныша. Әниләре Миләүшә ханым хәзер өч төбәкне берләштерүче иң бай каенана: киленнәре Татарстан, Тольятти, Кырымнан.

Әнвәр белән Зәнифәне без никахлары белән ихластан котлыйбыз!  Себер белән Кырым арасын тагын да якынайтучы бу гаиләгә тигезлектә, бәхеткә күмелеп гомер итүләрен телибез!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*