tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Ана” китабын тәкъдим итү кичәсе узды
Казанда “Ана” китабын тәкъдим итү кичәсе узды

Казанда “Ана” китабын тәкъдим итү кичәсе узды

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә танылган язучы, тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе, Бөтендөнья татар конгрессы әгъзасы Фәүзия Бәйрәмованың “Ана” китабын тәкъдим итү кичәсе узды.

DSCN7142Моңарчы “Ана” китабын тәкъдим итү кичәләре Кыргызстан Республикасында, Чаллы шәһәрендә, Кукмара районынынң Мәчкәрә авылында бик уңышлы узды.

Кичә Кукмара районы Мәчкәрә авылы вәкилләре, танылган галимнәр, Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены делегатлары, Казан югары уку йортлары студентлары һәм киң җәмәгатьчелек катнашында узды.

“Ана” китабы – дөньякүләм танылган язучы Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә апа турында, билгеле булганча, милләте буенча ул татар иде. Фәүзия Бәйрәмова әлеге китабын язар өчен Чыңгыз Айтматовның татар бабалары яшәгән Кукмара төбәгендә, Мәчкәрә авылында, шул  чорның архив материаллары саклаган Киров (Вятка) һәм Малмыж  шәһәрләрендә, Кыргызстанның Бишкәк каласында һәм Нәгыймә Габделвәлиева-Айтматова туган Каракол шәһәрендә булды, аның балалары, туганнары, якыннары белән очрашты, күп санлы тарихи документлар һәм әдәбият белән танышты.

Үз чиратында Фәүзия ханым Бәйрәмова мавыктыргыч һәм шул ук вакытта һәр язучының батырлыгы җитмәслек сәяхәт, очрашулар-күрешүләр турында сөйләде, бу гаиләгә карата фикерләрен, карашларын белдерде.

DSCN7127Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров үз чыгышында Фәүзия ханымның эшчәнлегенә, иҗатына зур бәя бирде.  Чыгыш ясаучының фикеренә кушылмыйча булмый; чыннан да, татарлар яшәгән проблемалы төбәкләргә беренчеләрдән булып Фәүзия ханым барып җитә, Сахалинмы ул, Кавказмы ул, яки агуланган Чиләбе өлкәсеме, язучының аягы тимәгән урын калмады бугай. Р.Закиров исә Фәүзия ханымны котлап язучының иңнәренә истәлекле бүләк – мамык шәл япты һәм башына матур чигүле калфак кидерде.

Филология фәннәре докторы, профессор Фәрит Йосыпов да язучының иҗатын бәяләп, үз вакытында Чыңгыз Айтматов белән күрешүләре турында уртаклашып китте. Шулай ук, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенә “Ана” китабы өчен Фәүзия Бәйрәмованы Г.Тукай премиясенә тәкъдим итәргә дигән мөрәҗәгать белән чыкты.

Кичәдә Кукмара районының Мәчкәрә авылыннан килгән кунаклар, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Тукай премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Әзһәр Шакиров, Кыргызстанның танылган журналисты һәм сәясәтчесе Нәркәс Муллаҗанов, шагыйрь прозаик һәм публицист, Муса Җәлил премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла чыгыш ясады. Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи, яшь башкаручылар Базарбай Бикчәнтәй белән Руслан Хәсәновның моңлы тавышлары кичәгә ямь өстәде.

“Ана” китабын тәкъдим итү кичәсен Фәүзия Бәйрәмова түбәндәге сүзләр белән тәмамлады:

DSCN7147“Хушыгыз, Тәңре тауларына тамыр җибәргән зәңгәр күзле татарларым, дөнья буйлап мәгърифәт нуры таратып йөргән китаплы күчмәннәрем! Бөек Ефәк Юлы буйлап татар авылларыннан чыгып киткән, Казаннан – Кытайгача кала һәм салалар салган, кыпчак далаларын һәм төрки балаларын иман нуры белән сугарган, кыргыз-кайсак, уйгыр-нугайлар белән кыз биреп-кыз алып, татар канын, татар акылын, татар данын инде башка кавемнәр белән дә бүлешеп, инде Киек Каз Юлы буйлап мәңгелеккә күчеп барган бөек милләтем!

Синең тарихың аша, шушы бер нәсел аркылы, дөньяга даһины тудырган Татар Анасы язмышы аша, мин бөтен милләтемнең язмышын һәм даһилыгын дөньяга сөйләргә теләдем…

Фэузия БэйрэмоваБу китабым татар һәм кыргыз халыкларының уртак тарихына, уртак язмышына, уртак улларына һәм кызларына, уртак даһиларына, уртак киләчәгенә багышлана…

Кешелекнең башында Ана тора…

Кешелекнең сагында Ана тора…

Аналар барында дөнья да булачак…

Бу китабым дөньяның нигезе булган Аналарга багышлана…”.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*