tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда чәк–чәк пешерү буенча мастер–класс узачак
Казанда чәк–чәк пешерү буенча мастер–класс узачак

Казанда чәк–чәк пешерү буенча мастер–класс узачак

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы 16–18 апрель көннәрендә татар хатын-кызлары өчен чәк–чәк пешерү буенча мастер-класс үткәрә. Өйрәтү дәресләре Казан шәһәренең “Хөррият”, “Тәмле булсын”, “Дворянское гнездо” рестораннарында узачак.

Чәк–чәкне төрле якларда төрлечә ясыйлар. Оештыручылар исә төрле формаларда өйрәтүне максат итеп куя.

Пешекче дәресләренә килүчеләргә кичке күңел ачу чаралары да каралган. Программада: Кытайда туып үскән, Казанга килеп белем алучы татар балалары белән танышып алар тарафыннан әзерләнгән концерт; Г.Камал исемедәге Татар дәүләт академия театрында спектакль карау; “Казанның 1000 еллык” музеена сәяхәт һ.б.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*