tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Казан»да китап туе узды
«Казан»да китап туе узды

«Казан»да китап туе узды

29 октябрь көнне “Казан” милли мәдәният үзәгендә Башкортстан галиме Касыйм Йосыповның туган ягына багышланган китапларын тәкъдир итү кичәсе узды. Гүзәл бәйрәмгә ямь өстәп Башкортостанның Чакмагыш районы сәнгать осталары да катнашты.

Касыйм Йосыпов икътисад фәннәре докторы, профессор, Россия табигый фәннәре академиясенең хакыйкый әгъзасы, Россиянең, Башкортстанның, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Чакмагыш районының шәрәфле кешесе, Чакмагыш районы хакимияте һәм “Чакмагьш республика якташлар оешмасы” идарәсенең Гыйлемдар Рамазанов исемендәге премия лауреаты, Республика Фәннәр академиясенең икътисад өлкәсендәге иң саллы хезмәтләргә бирелә торган Мәхмүт Токымбәтов исемендәге премия иясе. Алты китап авторы.дамир аб 014

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Касыйм Мөхәммәтназыйф улына татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен Бөтендөнья татар конгрессы Халыкара иҗтимагый оешмалар берлеге медален тапшырды. Шулай ук үзенең якташын Чакмагыш районының хакимият башлыгы Риф Йосыпов та котларга килгән иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*