tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанга «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы делегатлары һәм Милли Шураның киңәйтелгән утырышында катнашучылар җыела башлады
Казанга «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы делегатлары һәм Милли Шураның киңәйтелгән утырышында катнашучылар җыела башлады

Казанга «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы делегатлары һәм Милли Шураның киңәйтелгән утырышында катнашучылар җыела башлады

Казанда Россия регионнарындагы һәм чит илләрдәге 400 гә якын татар эшмәкәре катнашында «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» XIV форумы башлана. Форумда Россия Федерациясенең 63 төбәктән һәм 29 чит илдән вәкилләр катнаша.

Шулай ук бүген Казанга Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының киңәйтелгән утырышында катнашучылар да җыела башлады.

Бүген бу ике чарага килгән делегатларны кунакханәләргә урнаштыру һәм теркәү башланды. Төштән соң бизнес вәкилләрен һәм Милли шура утырышында катнашучыларны Татарстан Фәннәр академиясендә Татарстан Республикасының социаль-икътисадый һәм сәнәгать өлкәсендәге юнәлешләр белән  таныштырачаклар. Кичен алар “Казан” бию ансамбленең “Зәңгәр шәл” вокаль-хореографик спектаклен карарга барачак.

Иртәгә төп чаралар Казанның “Корстон” күңел ачу-сәүдә үзәгендә узачак. Биредә Татар милли ашлары күргәзмәсе, остаханәләр оештырылачак. Аннары “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы билгеләнгән. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының киңәйтелгән утырышына чакырылучылар шулай ук бу чараларда катнашачак.

Аннары эшмәкәрләрне бизнес алып бару үзенчәлекләре белән таныштыру өчен сәнәгать әһәмиятендәге объектларга (1-нче төркем: Pozis, Вокзал яны ур., 4, Яшел Үзән шәһәре; 2-нче төркем: Рамай фермер хуҗалыгы (хәләл үрдәк), Октябрь ур., 25А, Комлы Кавал авылы; 3-нче төркем: Химград Технополисы, Бионоватик, Восстание ур., 100, корп. 22, Казан; 4-нче төркем: махсус икътисадый зона Иннополис, Университет ур., 7, Иннополис шәһәре) алып бару каралган.

Милли Шура әгъзалары исә “Корстон”да кала – биредә алар өчен Милли Шура утырышы узачак. Шуннан соң Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының киңәйтелгән пленар утырышы билгеләнгән.

Кич белән ике чара делегатлары Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Сөембикә-ханбикәгә 500-ел тулуга багышланган күргәзмәне карый алачак һәм Сөембикә-ханбикәгә 500-ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичәдә катнашачак.

19 декабрьгә Татарстан Фәннәр академиясендә В.В.Трепавловның Алтын Урда дәүләтенең 750 еллыгы уңаеннан  «Евразиянең төрки дөньясы: тарихи закончалыкларны эзләү»  лекциясе каралган. Аннары делегатлар тарихи чарада – “Kazan Expo” Халыкара күргәзмә үзәгендә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү чараларын башлап җибәрүгә багышланган тантанада катнаша алачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*