tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кемеровода “Дуслык” ансамбле концертлары булачак
Кемеровода “Дуслык” ансамбле концертлары булачак

Кемеровода “Дуслык” ансамбле концертлары булачак

18 апрельдә Кемеровоның төбәкне өйрәнү музеенда “Дуслык” вокаль-хореографик халык ансамбленең концертлары булачак.

Концерт уңаеннан беренче тапкыр Казаннан Татарстан Республикасы Милли музее үзенең күргәзмәләре белән катнашачак. Әлеге күргәзмәләрдә татар халкы тарихы белән бәйле экспонатлар урын алачак.

“Дуслык” вокаль-хореографик халык ансамбле 1991 елда өлкәнең Татар үзәге каршындагы “Коксохимзавод” сәнәгать берләшмәсе базасында оеша.

1997 елдан коллектив “Төзүчеләр” мәдәният сарае муниципаль учреждениесе бинасында эшли башлый. Коллективка Равиль Шәйдуллин җитәкчелек итә.

Оешканының беренче көненнән алып, ансамбль шәһәрдә генә түгел, өлкә  һәм аңардан читтәге районнарда үткәрелгән мәдәни чараларда, “Сабантуй” кебек милли бәйрәмнәрдә актив катнашып килә.

1999 елның 27 июнендә татар мәдәниятен тиешле дәрәҗәдә пропагандалаган өчен “Дуслык” ансамбле “Халык коллективы” дигән мактаулы исемгә лаек була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*