tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кемеровода “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә чыккан янгында һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр салдылар
Кемеровода “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә чыккан янгында һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр салдылар

Кемеровода “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә чыккан янгында һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр салдылар

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе һәм Кемерово шәһәре башлыгы урынбасары Дмитрий Анисимов “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә булган янгында һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр салдылар.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 25 мартында Кемеровоның “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә чыккан янгында 60 кеше һәлак булды, аларның күбесе балалар иде. Бу коточкыч фаҗига булган сәүдә үзәге янында парк төзелде. Ул “Фәрештәләр паркы” дип аталган. Паркта һәлак булганнарның исемнәре язылган махсус чаң куелган һәм зур Хәтер дивары төзелгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*